Надо пословицы на татарском языке

О мудрости

Сакал агармый акыл керми.

Пока борода не поседеет ум не придет.

***

Татар акылы төштән соң.

Мудрость приобретают после середины жизни. (буквально — После обеда в мудрости)

***

Олы кеше — солы төше.

Мудрый человек – сильный как овес.

***

Яше күп тә, акылы юк. Много лет – ума нет.

(Летами ушел, а умом не дошел)

О богатстве

Саулыгым — байлыгым .

Здоровье – богатство.

О смерти

Әҗәлдән дару юк.

От смерти лекарства нет.

О болтунах

Бака бакылдап, телчән такылдап туймас.

Лягушка не устает квакать, а болтун не устанет болтать.

***

Теленә салынган.
Эшендә абынган.
Кто много разговаривает, тот дело не сделает.

***
Тел бистәсе, куян хастасы.
От длинных разговоров и заяц заболеет.

О правде

Дөреслек утта да янмый, суда да батмый.

Правда в огне не горит и в воде не тонет.

***

Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.

Ребенка можно сглазить, а человека оболгать.

О счастье
бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.

Дорога к счастью достигается через поиск  знаний.

О красоте

Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.

Красота пригодится на свадьбе, а ум каждый день.

***

Матурга да акыл артык булмас.

Даже красавице ум не помеха.

Ике куян койрыгын  берьюлы тотам димә.

За двумя зайцами погонишься, ни одного не поймаешь.

***

Йомырка тавыкны өйрәтми.

Яйца курицу не учат.

***

Йөзне дә ак иткән – уку, сүзне дә ак иткән — уку.

Век живи — век учись.

***

Бер шырпыдан ут булмый.

Огонь от одной спички не разгорится. (Один в поле не воин)

***

Ал атыңны, сыер килә!

Шире грязь, навоз едет!

***

Коры кашык авызны ерта.

Сухая ложка рот дерёт.

***

Бер кеше бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен.

Все хорошо, что хорошо кончается.

***

Тимерне кызуында сук.

Куй железо, пока горячо.

***

Хата кешене өйрәтә.

На ошибках учатся .

***

Кемнең үз чәче юк, шул сеңлесең чәче белән мактана.

У кого нет волос, хвастается волосами своей сестры. (Когда  хвастается чем-то, чего на самом деле  у него нет)

***

Татарның улы бер яшендә йөри, ике яшендә үрмәли.

Сын татарина ходит в один год и ползает в два года. (Когда все идет наоборот. — Запрягать телегу впереди лошади.)

***

ни чәчсәң, шуны урырсың.

Что посеешь, то пожнешь.

***

Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар.

Будешь злым — повесят, будешь мягким – раздавят.

***

Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс.

Если не вошло с молоком матери, то с молоком коровы уже не войдет.

***

үткән эш кире кайтмый.

То, что было — не вернешь.

***

Алмазны алмаз белән кисәләр.

И кусок алмаза – алмаз.

***
Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр.

Алмаз остается алмазом, даже если бросить его в грязь.

***

Күк тимер кайрау белән алмаз булмас.

Небо точит железо, не алмаз.

***

Алтын — таш, алабута — аш.

Золото – камень, лебеда – суп.

***
Аракы — шайтан сидеге.

Водка – жидкий черт.

***
Бер картлыкта — бер яшьлектә.

Один старик – в молодости один был.

***
Бер кичкә — кер мичкә.

Один вечер – одна бочка белья.

***
Йомшак агачны корт баса.

Мягкое дерево пчелы делают . (Капля камень точит)

***

Азыклы ат арымас.

Сытая лошадь не устанет.

***

Балык башыннан чери.

Рыба гниет с головы.

***

Гаеп мулла кызында да була

Грехи даже у дочери муллы бывают.

***

Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы.

Из друзей лучше старый друг, а жена молодая (новая).

***

Дүрт аяклы ат та абына.
Даже четвероногая лошадь спотыкается.

***
Егетлек кадерен карт белер.

Цену молодости знает старик.

***

Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.

Дальше спрячешь, ближе возьмешь.

***

Җантартмаса, кан тарта.

Если душа не тянет, то кровь тянет.

***

Запас эчне тишми.

Запасы живот не распорют.

***

Икәү белгәнне ил белә.

Что знают двое – знает вся страна.

***

Кунак ашы — кара-каршы.

Накормили в гостях – в ответ и ты накорми.

***

Куркысан — эшлэмэ,эшлэсэн — куркма.

Если боишься – не делай, а если сделал – не бойся.

***

Күз күрә берне, күңел — меңне.

Глаза видят одно, душа – тысячу. (В смысле проницательный, внимательный человек)

***

Күз курка — кул йолка.

Глаза боятся – руки делают. (Если переводить буквально, то руки ДЕРГАЮТ)

***

Ни чәчсәң, шуныурырсың.

Что посеешь, то и пожнешь.

***

Сыер дуласа аттан яман.

Бешеная корова хуже лошади.

***

Тавык төшенә тары керә, ашамаса — тагы керә.

Курице снится пшено, если не поест, еще приснится.

***

Тамчы тама-тама таш тишә.

Капля камень постепенно точит.

***

Тимерне кызуында сук.

Куй железо, пока горячо.

***

Уеннан уймак чыга.

Играя можно навредить.

***

Үзе егылган еламас.

Кто сам упал, тот не заплачет.

***

Халык әйтсә хак әйтер.

Народ всегда говорит правду.

***

Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре.

У каждого руки в свою сторону гнутся (Смысл: каждый норовит себе взять)

***

Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит.

Куда приглашают – иди, откуда прогоняют – уходи.

***

Эт өрер — бүре йөрер.

Собака лает – волк ходит.

***
Яшең җитмеш — эшең бетмеш.

Жизни не хватит, а работа не закончится.

***
Сәләтсез сәнәк сындырыр, көчсез көрәк сындырыр.
Не умеющий человек вилы сломает, а слабый человек лопату.

***

Дүрт аяклы ат та абына.
Даже четвероногая лошадь спотыкается.

Абзар сатып алма, күрше сатып ал.
Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә.
Авызыңа бал да май!(яхшы хәбәр әйтүчегә яки яхшыга юраучыга җавап)
Авызыңда кан булса да кеше алдында төкермә.
Авызыңнан кереп артыңнан чыга. (бик юмакай кеше турында)
Авызыңны ач та айны әйт, күзеңне ач та көнне әйт.
Авыл башы — манара, акыл башы — замана.
Авылны макта, шәһәрдә тор.
Авылы барның кавеме бар.
Авылыңда ни барны башка авылдан сора, өеңдә ни барны күршедән сора.
Авыр басканчы, җиңел калкадыр.
Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя.
Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә.
Агай-эне тартышы — туй бүләге ертышы.
Агач күрке — яфрак, адәм күрке — чүпрәк.
Агыйделнең аръягында бер энәгә бер сыер.
Агыйделнең аръягында — бер энәгә бер сыер, барып карасаң — чүп тә юк.
Агылый белән тагылый.
Агымга каршы йөзеп булмый.
Адашканны артындагы белер, ялгышканны янындагы белер.
Адым-адым — юл булыр, тамчы-тамчы — күл булыр.
Аем кыздан ай бизәр, яман кыздан яу бизәр. (аем — матур, сөйкемле; яу — димчеләр.)
Аерылган ил азар, кушылган ил узар.
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
Аерылмас дустыңа онытылмас сүз әйтмә.
Аерылсагыз айга җитәрсез, бүленсәгез көндә бетәрсез.
Аз булса җитәр, күп булса бетәр.
Аз булсын, яхшы булсын.
Аз кайгыны аш баса, күп кайгыны дус баса.
Азагын күрсәтмәсәң, башын башлама.
Азамат ирнең баласы өстенә яу килсә дә моңаймас.
Азгын ауга чыкса, артыннан гауга чыгар.
Азгынга ияргән азар, бозгынга ияргән бозылыр.
Аздан күп була, күптән юк була.
Азыклы ат арымас.
Ай белән кояш берәр генә була.
Ай бер тулышканнан соң кире кайтыр.
Ай бирде, кояш күпсенде.
Ай гел болыт артында гына тормый.
Ай да килгәнгә аяк, көн дә килгәнгә таяк.
Ай кебек калыкты, кояш кебек балкыды.
Ай кояш булса, кеше өстенә чыгып карамас иде.
Ай күргән, кояш алган, җил очырып киткән.
Ай күрде, кояш алды. (кыска булып кинәт беткән нәрсә турында)
Ай якты да, җылытмый.
Ай яктыртканда, йолдыз күренми.
Ай — тулгач кителә.
Айга карап адашсаң, атыңны Тимерказыкка* бәйлә.
Айлар да тигез түгел: берсе озын, берсе кыска.
Айны итәк белән каплап булмый.
Айның ундүртенче кичәсе кебек.
Айның утыз көне бар, утыз төне бар.
Ак белән караны аера белмәү.
Ак булмаса да, пакь булсын.
Ак нәрсә кер күтәрми.
Ак җәймәле көн туу.
Акбүзат йолдыз*, Күкбүзат йолдыз*, Тимерказык бер ялгыз.
Акка кара белән язылган.
Акка кара тиз йога.
Аккан су кире кайтмас.
Аккан суга монтар* юк.
Акны кара дип әйтү.
Акны күп таушалдырсаң, карага әйләнер.
Аксөяк эш сөймәс.
Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный.
Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, шыр тиле үзен мактар.
Акыллы дошманнан курыкма, ахмак дустан курык.
Акыллы хөкемдарда халык тыныч яшәр.
Акыллының уендагы акылсызның телендә.
Акырган башлык түгел, акылы бар — башлык.
Ала каргадан алачагың булсын.
Алафасы олы, кабыргасы коры.
Алга бар — артыңа кара.
Алда барма, артта калма.
Алдагысын Алла белә.
Алдан барган алланган, соңга калган алданган.
Алдан килгән урын өчен, соңыннан килгән тамак өчен.
Алдан кычкырган кәккүкнең башы авырта.
Алды барның арты бар, февральнең марты бар.
Алды дошман, арты пошман.
Алдың — Казан өлгесе, артың — Мәскәү көзгесе.
Алдыңа бер карасаң, артыңа биш кара.
Алдыңа кара — кая барганыңны белерсең, артыңа кара — каян чыкканыңны белерсең.
Алдыңда — ышанычың, артыңда таянычың булсын.
Алдыңда — ялтырый, артыңда — шалтырый.
Алдыңнан артың матур.
Алла бу кулыңны теге кулыңа мохтаҗ итмәсен.
Алладан курыкмаганнан курык.
Алма агачыннан ерак төшми.
Алма пеш, авызыма төш. (ялкау шулай дип яти ди)
Алмазны алмаз белән кисәләр.
Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр.
Алпарына күрә толпары. (алпар — рыцарь)
Алтмыш көн атан булганчы, алты көн бура бул (атан — печкән дөя; бура — айгыр дөя)
Алты-бишяки Алты-биш Сапый(Г.Тукайдан). (Алты белән биш арасында бутала торган

миңгерәү кеше турында)
Алтыдагы — алтмышта.
Алтын — таш, алабута — аш.
Алтын саз төбендә дә ялтырый.
Алтын туфракка аралаш чыгар.
Алтын чермәс, тимер тузмас.
Алтын эчендә йөзү.
Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык.
Алтынны коя белмәгән эретер, тирене или белмәгән черетер.
Алтынчының бер органы — тимерченең мең органы.
Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
Алыска салырсың — якыннан алырсың.
Ана күңеле балада, бала күңеле — далада.
Ана суккан җир тамугта янмас.
Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән керми.
Ана сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс.
Андый гына хан кызында да була.
Аннан игелек күрсәң, алладан каза күрерсең. (начар кешенең яхшылык итүенә ышанмау)
Аның күле тирән.
Апрель кергәч эт биеклеге кар ява.
Аптыраган үрдәк арты белән чума ди.
Ара өзек булса, дуслык төзек була.
Аракы — шайтан сидеге.
Араларыннан су да үтми.
Араларыннан җил дә үтми.
Арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит.
Арбавын белсәң, кара елан да карышмый. (арбау — тылсым)
Ардаксыз кайда да артык. (ардак — кадер)
Ардаксызның аркасы туза.
Артка калган болыт яумый үтәр.
Арттан атылган таш тубыкка тия.
Арттан караганда алда, үзе һаман анда.
Артында патшаны да сүгәләр.
Артыңда ни барын белмәсәң — тотылырсың, алдыңда ни барын күрмәсәң — егылырсың.
Арык кеше — алчак, базык кеше — басымчак.
Астан кереп, өстән чыккан.
Астан уеп, өстән җую.
Асты — тәпи, өсте — тәти.
Астыннан кисеп, өстеннән ямый.
Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр.
Асыл нәрсә зур булмый.
Асыл таш зур булмас.
Асыл түрә сүзеңә карар, алымсак түрә күзеңә карар.
Асылынсаң асыл агачка асылын.
Ат — тауда, егет яуда сынала.
Ат азгыны тайга иярә.
Ат алсаң — тешен кара, дус булсаң — эшен кара.
Ат дагалаганда бака ботын кыстырган ди.
Ат кешнәшеп, әдәм сөйләшеп таныша.
Ат күрке — ял, егет күрке — мал.
Ат яхшысы — арканда, начарлары — тарханда.
Ата — җизнә, ана — казна.
Ата алмаган җәя сайлар.
Ата баласы хата булмас. (ягъни бала атадан бик аермалы булмас)
Ата йорты саламдыр — салам булса да сарайдыр; кайната йорты кабыктыр — кабык булса

да тамугтыр.
Атадан ул туса иге, ата юлын куса иге.
Атай малы — Катай малы. (Катай — сугышта кулга төшергән бик зур байлыкларын кәеф-

сафага туздырып бетергән борынгы ыру)
Аталы бала — ардаклы бала.
Аталы бала аркалы, аналы бала иркәле.
Атасы юкта улы баштак, анасы юкта кызы баштак. (баштак — башбаштак, тәртипсез)
Атачак угын аткан, җәясен чөйгә аскан.
Аткан ук кире кайтмас.
Атна кичнең килеше чәршәмбедән билгеле.
Атнада җиде җомга.
Атнасына алты ял.
Аттан ала да туа, кола да туа.
Аты бер булса да, заты башка.
Атым юк аранда — кайгым юк буранда.
Аулак күлгә бака хуҗа.
Ач иманны белмәс, яшь заманны белмәс.
Ач тамагым — тыныч колагым.
Ач утыр, теләнчелеккә сарылма.
Ач хәлен тук белмәс.
Ачлыкка түзеп була, суыкка — юк.
Ачның ачуы яман.
Аш ашка — урыны башка. (икенче җирдә яисә икенче сый белән сыйлаганда әйтәләр)
Ашаган белми, тураган белә.
Ашаганда дус күп, башка төшсә берсе дә юк.
Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә йөрәгең җилкенсен.
Ашап туймаганны, ялап туймассың.
Ашау байдан — үлем ходайдан. (ялланып эшләү турында)
Ашау байдан, үлем Ходайдан.
Ашка каршы — аш, ташка каршы — таш.
Ашны бергә пешерсәң, куе була.
Ашны күрсәң кадер тот, дусны күрсәң гадел тот.
Ашусыз булса — таудан биз, үткелсез булса — судан биз.
Ашыккан — ашка пешкән.
Ашыккан су диңгезгә җитмәс.
Аю аппагым, керпе йомшагым дип әйтә ди (баласына).
Аягына басканы, күтендә шуганы(ягъни бөтен халык, берсе калмыйча).
Аягың тәпелдәмәсә, авызың чәпелдәми.
Аяз көндә яшен сугар.
Аяз көнне бар, болытлы көнне юк.
Аяз көннең яшененнән курык.
Аяз-аяз көннәрдә җиләк җыяр аппагым, болыт-болыт көннәрдә урак урыр аппагым.
Аяксыздан күтсез…(күпсанлы яшь балалар турында).
Аҗаган кайнаган урын.
Аңа диңгез тубыктан.
Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде.
Аңламый сөйләгән авырмый үләр.
Бай — саңгырау, түрә — сукыр.
Бай башына кол җитәр.
Байдан батрак артмый.
Байлык сөйдерер, ярлылык көйдерер.
Байның эше фәрман белән, ярлыныкы моң-зар белән.
Бака бакылдап, телчән такылдап туймас.
Бакыр зур булса да, комган төбе ямыйлар, алтын кечкенә булса да, күкрәккә кадыйлар.
Бакырны күпме ешсаң да алтын булмас.
Бакырны никадәр юсаң да, алтын булмас.
Бал бал дисәң бер бетә, бармак тыксаң — гел бетә.
Бала — бавыр ите.
Бала баласы балдан татлы.
Бала итәктә чакта сөйдерә, итәктән төшкәч көйдерә.
Бала күздән, адәм сүздән зыянлый.
Балалы өй — базар, баласыз өй — мазар. (мазар — зират)
Баланы биләүдән, хатынны тәүдән өйрәт.
Баласы елак булса, анасы чирак була. (чирак — ныклы)
Балык башыннан чери.
Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
Бар чагында — бүредәй, юк чагында — шүредәй.
Барлы булсаң — гөл сибәрләр йөзеңә; ярлы булсаң — көл сибәрләр күзеңә.
Барлыкта тарлык юк, киңлектә кимлек юк.
Барма ханга, үзе килер малга, барма бигә, үзе килер өйгә.
Бармаган җирдә бакыр бар, күрмәгән җирдә көмеш бар, алмаган җирдә алтын бар.
Баскан эздән су чыгара.
Бата торган — еланга да тотына.
Баткак бакага килешер.
Баткан көннең аткан таңы бар.
Батканга яңгыр куркыныч түгел.
Батсаң, таза суга бат.
Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый, имеш.
Батыр «илем!» диеп ут кичкәндә, куркак «билем» диеп мичкә керер.
Батыр бер үлгәнче, куркак мең үләр.
Батыр ярасыз булмый.
Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер.
Батыр яуда сынала.
Батыр үлеме — марҗадан.
Баш исән булса, бүрек табылыр. (яисә: күткә ыштан табылыр)
Башка килгән телдән килә.
Башланган эш — беткән эш.
Башлык булсаң башлы бул, җыерылмас кашлы бул.
Башы барның соңы бар, әүвәле барның ахыры бар.
Башыңа төшсә башмакчы булырсың. (башмакчы — мәчет ишек төбендә башмак алып

торучы)
Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең.
Без капчыкта ятмый.
Безгә йодрык белән суксаң, үз йодрыгың авыртыр.
Безнең авылның көне бик озын, кечкенә авылның елы хәтле бар.
Безнең тавык күкәй салганны бөтен мәхәллә ишетә, күршенең байталы колынласа да, һич

тавыш чыкмый.
Белгән җирдә баш кадерле, белмәгән җирдә тун кадерле.
Белешең булса, баргач бәлеш ашарсың.
Белмәгәннең беләге авыртмый.
Белмәү гаеп түгел — белергә теләмәү гаеп.
Беләге бар берне егар, белеме бар меңне егар.
Бер алдына, биш артына төшү. Берсе уңга ишә, берсе сулга ишә.
Бер аягы җирдә, бер аягы гүрдә. (үлем чигендәге кеше турында)
Бер бала — мең бәлә.
Бер башны туйдырмаган ике кул корысын.
Бер без түгел, ил белән.
Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
Бер елга куян тиресе дә чыдый.
Бер елда ике яз булмый.
Бер елны бүдәнә симерсә, икенче елны тартар симерә.
Бер иске дус яңаның икесеннән артык.
Бер казага ике җәза юк.
Бер казанга ике тәкә башы сыймый.
Бер караганда ал да гөл, бер караганда җил-давыл.
Бер карлыгач белән яз булмый.
Бер картлыкта — бер яшьлектә.
Бер кашык су белән йотарлык.
Бер кешедә бер акыл, халыкта мең акыл.
Бер кичкә — кер мичкә.
Бер кичкә кер мичкә.
Бер кораллы мең коралсызны җиңгән.
Бер кояшта киндер киптергәннәр.
Бер кырпак белән кыш булмас.
Бер күргән — белеш, ике күргән — таныш, өченче күргән — кардәш.
Бер көн артка калсаң, биш көн артка калырсың.
Бер рәхмәт мең бәләдән коткарыр.
Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде.
Бер тамчыдан диңгез булмый.
Бер тарыдан ботка пешми.
Бер тычкак сыер бөтен көтүне буклый.
Бер әйт — берәгәйле әйт.
Бергә чакта талашыр, аерылгачтын ялашыр.
Бердә түгел, илдә көч.
Берегүдә — бәрәкәт, аерылуда — һәлакәт.
Беренче коймак төерле була.
Берлек барда тереклек бар.
Берлек кайда — көч шунда.
Берне сугып икегә тию.
Берүзең тау күчерә алмыйсың.
Берәү кылыч булса, берәү кын булсын, берәү кызу булса, берәү тын булсын.
Берәү җан дусың, берәү мал дусың.
Берәү үлми берәү көн күрми.
Берәүләр — түрә, берәүләр түрә янында көн күрә.
Беткә үч итеп тунны утка якмыйлар
Биек күтәрелгән егылудан курка.
Биек тауның башы — якын, төбе ерак күренә.
Биек тауның түбәсен күр дә төбенә барма.
Бик кирәкле кишер яфрагы. (үзен бик кирәклегә санаучы, чынлыкта кирәксез кешегә

карата)
Бик шәп аккан чишмәнең башы якын була, имеш.
Бикә бизәнгәнче туй бетә.
Биләр белән алышып булмас, тирәк белән көрәшеп булмас.
Бинең авызы кыек булса да, сүзе туры.
Бир миңа да мин — сиңа. (исәпкә корылган мөнәсәбәт турында)
Биргәндә дус, алганда дошман.
Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына.
Бит күрке — күз, тел күрке — сүз.
Бишектәге бишкә төрләнә.
Бишкә урын табыла, бергә урын табылмый.
Боермак сездән, йөгермәк бездән.
Бозылышкан дус дошманнан яман.
Болганган су тирән күренер.
Болганчык суда балык тотарга яхшы.
Болыт берексә — күк күкрәр, халык берексә — җир тетрәр.
Болытсыз яңгыр булмас.
Борынгының борыны сынган, ди.
Брат братның көтү көткәненә рад.
Бриллиант кара таштан чыгар*.
Бу патшаның тәхете ни дә, бәхете ни.
Бу чакта бияләй эчендә бармак кыймылдатканны беләләр.
Бу чакта йомырка тавыктан күп белә.
Бугын бизмәнгә сала. (вакчыл һәм саран кеше турында)
Букка тимә, сасысы чыгар.
Букка ярамаган көрәк бук көрәргә кирәк.
Булат булатны тишми.
Булса унбер сентябрь, җәйдән инде бит сыпыр.
Булырдайның бугыннан билгеле.
Бурдан кала, уттан калмый.
Буяучыдан: «Кайсы төсне бигрәк сөясең?» —дигәнгә,— «Алтын сарысы белән көмеш

агын»,— дигән.
Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар.
Былтыр үлгән күсе — быел чыккан исе.
Былтырны шүрәле дә эзләп тапмаган.
Бүген бар, иртәгә юк.
Бүген белән көн бетми.
Бүген болай, таңда әллә ничек.
Бүген үлгәнче таңда үл.
Бүгенге хисап иртәгә ярамый.
Бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый.
Бүре баласын үзе карасын.
Бүредән курыккан урманга бармас.
Бүрәнә аркылы бүре куу. (Кулдан килмәгән эш белән мәш килү турында)
Бәкедән күпме бу чыкса да, казан булмас.
Бәхете яман егеткә бидәү хатын тап булыр. (бидәү — бала тапмый торган)
Бәхетле чучканың борын очында бук булыр ди.
Бөтен халык берьюлы суласа, давыл кубар.
Вак яңгыр чылата.
Вактан эре җыела.
Вакыт акча түгел, югалтсаң таба алмассың. Вакыт акчадан кадерлерәк.
Вакыт белән якут табып була, якут белән вакыт табып булмый.
Вакыт комны ташка, ташны комга әйләндерә.
Вакытлы эш вакытында яхшы.
Вакытның дилбегәсе юк.
Вакытың үтте — бәхетең китте.
Ватан барыннан да газиз.
Ватаны юк — җыры юк сандугач.
Ватык гәрәбәдән туфрак яхшы.
Выжт — җилләр исә.(урлап киткәннәр)
Вәгъдә — иман.
Гадел башлык — халык өчен, залим башлык — тамак өчен.
Гаеп мулла кызында да була.
Гаепсез аш эзләмә ач калырсың, гаепсез дус эзләмә ялгыз калырсың.
Гриш-гриш, барыбыз да бер иш.
Гәүһәр кечкенә булса да, бәясе зур.
Давыл алды тын була.
Давыллы болытның явымы аз.
Денем өчен түгел — көнем өчен. (мәҗбүри гөнаһ турында)
Дерен-дерен, дерендә, ике көннең берендә.
Диндә — иман үрнәк, көндә — Иван үрнәк.
Диңгез янында кое казымыйлар.
Диңгездә су кыйбат.
Диңгездән чыктым, коега баттым.
Диңгезне шырпы белән болгатып булмый.
Диңгезнең дә чиге бар, елганың да яры бар.
Дошман алдында, эчең еласа да, тышың көлсен.
Дошман серемне белмәсен дисәң, дустыңа да сереңне әйтмә.
Дошман сигез, без унике.
Дошман, кырмыска булса, фил булып күренер.
Дошманга саесканнан сак бул, ябалактан уяу бул.
Дошманны куй дип уйлама, бүре дип уйла.
Дошманның азы да күп.
Дошманың бер булса, унга сана: аның да дуслары бар.
Дошманыңа үлем теләгәнче, үзеңә гомер телә.
Дошманыңа әйтергә ярамаганны дусыңа да әйтмә: аның иртәгә дошман булуы бар.
Дус — акчадан кыйммәт.
Дус артыңда мактар, дошман алдыңда мактар.
Дус аткан таш баш ярмый.
Дус бар, дошман бар.
Дус башка, дошман аякка карар.
Дус беленер авырлыкта, ир беленер батырлыкта.
Дус дус булсын, хисабың дөрес булсын.
Дус дус өчен мал бирер, яу килгәндә җан бирер.
Дус көйдереп әйтер, дошман көлдереп әйтер.
Дус-ишле булыйм дисәң, кинә тотма.
Дуслар акчаң барда күп була.
Дуслар хәтерен калдырсаң, дошман хәтерен табарсың.
Дусларның йөзе дә аз, дошманның берсе дә күп.
Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.
Дусны табу җиңел, саклавы авыр.
Дусның дуслыгы өч көннән түгел, өч елдан соң беленер.
Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы.
Дустым күп дип йөрерсең, эшең төшкәч белерсең.
Дусын дус — исәбем дөрес.
Дусын сакламаган дошманга эләгер.
Дусың авырса, син дә ыңгыраш.
Дусың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.
Дусыңнан аерыласың килсә, бурычка бир.
Дуңгыздан бер кыл. (файдасыз нәрсәнең дә бер файдасы турында)
Дүрт аяклы ат та абына.
Дүрт ягың — кыйбла.
Дәрья төбендәге энҗедән тау башындагы таш артык.
Дәрьяга яңгыр яуганнан ни файда.
Дәрьядагы балык сатылмас.
Дөнья куласа — әйләнә дә бер баса.
Дөрес сүзгә җавап юк.
Дөя дә бүләк, төймә дә бүләк.
Егет булса мут булсын, ике күзе ут булсын.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Егет сүзе бер булыр.
Егет әйтер — кыз булсын, кызлар әйтер — үз булсын.
Егетлек кадерен карт белер.
Ел белән ел шай түгел, яз белән көз — җәй түгел.
Еламаган балага ими каптырмыйлар.
Елан аягын кискән. (бик үткен, сизгер, хәйләкәр)
Елан йоклар, дошман йокламас.
Елан койрыксыз булмас, би боерыксыз булмас.
Елан чаккан җептән куркыр.
Елга күпме боргаланса да, диңгезгә төшәр.
Елганың башы комлы булса, тамагы да комлы була.
Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный.
Ерак кардәштән тату күрше яхшы.
Еракка куйсаң, якыннан алырсың.
Еракка яшерсәң, якыннан алырсың.
Еракта — кешнәшер, якында — тешләшер.
Ерактагы кояш җылырак.
Ерактагы су белән сусын канмый.
Ерактагы чап була, килә-килә чак була.
Ерактан арба белән китергәнче, якыннан капчык белән китер.
Жәй эшләсәң, кыш ашарсың.
Залим түрәдән ерак кач.
Заман кош кебек: очып киткәч кире кайтмый.
Заман сиңа буен куймас, син заманга буең куй.
Заман үзе өйрәтә.
Замана — көчленеке.
Заманасына күрә дуңгызны җизни диярсең.
Заманны бернинди җәүһәргә дә алмашып булмый.
Заманның ялына ябыш.
Заманың ничек булса, бүркеңне шулай ки.
Заманың төлке булса, син тазы бул.
Запас эчне тишми.
Зур күтәреп бәләкәй суккан.
Зур нәрсәне кечкенә белән үлчиләр.
Зыянчы песинең күзе елтырый.
Идел кичмичә аягыңны киптермә.
Идел күреп сусыз үлгән.
Идел күрми итек чишмиләр.
Идел чыкканчы балтасын бирә, Идел чыккач сабын да тот тырмый.
Иелгән башны кылыч кисми.
Иелгән башны кылыч кисмәс.
Изге урын буш булмас.
Ике арада битараф.
Ике бер урынында, бер юк урынында.
Ике киңәш бер булса, илле егет йөз була.
Ике тамчы су кебек.
Ике яхшы дошман булышмас.
Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак.
Икесе кешенеке, өчесе күршенеке.
Икмәк — илдән, су — күлдән.
Икәү белгәнне ил белә.
Ил — иргә, ир илгә таяна.
Ил аткан таш еракка барып төшәр.
Ил бай булса, ярлылыгың сизелмәс.
Ил барда — ир хур булмас, ир барда — ил хур булмас.
Ил белән киселгән бармактан кан чыкмый.
Ил кичкән күпердән кич, ул эчкән чишмәдән эч.
Ил күргәнне күрербез.
Ил теләр аманлык, дошман теләр яманлык.
Ил төкерсә — күл булыр, төкермәсә — чүл булыр.
Ил төкерсә, күл булыр.
Ил эче — алтын бишек.
Ил өстендә илле дустың булсын.
Ил өстендә иләмән йомыркасы.
Ил өстендә чыпчык үлми.
Ил өстеннән берәр җеп — бер ятимгә күлмәклек.
Ил өчен яшәмәгән кеше үзе өчен дә яшәми.
Ил, Ватан, халык, күмәк-ялгыз, киңәшләшү
Илгә барса — илгәзәк, өенә барсаң бик мәзәк.
Илгә таянган Идел кичәр.
Илгәзәк бозау ике сыер имә.
Илдә булса — үлмәссең, илсез көн күрмәссең.
Илдә йөргән ил таныр, кырда йөргән җир таныр.
Илдә чыпчык үлми.
Илдә юкны пешер, хатын.
Илдә яшисең икән — илеңә хезмәт ит.
Иле барның теле бар.
Иле ныкның биле нык.
Илен белмәгән — игелексез, халкын белмәгән — холыксыз.
Илен белмәгәннән игелек көтмә.
Иленнән аерылганның канаты каерылган.
Иленә кайтканның ояты юк.
Илеңне яу басса, йортыңны кар басар.
Илнең күрке — тынычлык.
Илнең төтене дә тәмле.
Илнең утына ян, бозына туң.
Илнең эше ирнең муенында, ирнең эше илнең муенында.
Илчегә үлем юк.
Имгәк аяк астында.
Ир — баш, хатын — муен.
Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә.
Ир егет өйдә туар, яуда үләр.
Ир уңган булса, хатын елдам була.
Ир-егетнең күңелендә җигүле атлар ятыр.
Иренгән ике эшләр, саран ике түләр.
Иртә барсаң ит пешәр, соңга калсаң бит пешәр.
Иртә торган эшеннән куанган.
Иртә торганга ике өлеш.
Иртә торганның эше үрчи, төн йокламаганның юлы үрчи.
Иртә торсаң эш бетәр, соңга калсаң көч бетәр.
Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас.
Иртә чыксаң — алдыңнан көн чыга, кич чыксаң — алдыңа төн чыга.
Иртә чәчкән уңар, буразнасы тулар.
Иртәгәге тавыктан бүгенге йомырка артык.
Иртәгәгә ышанып, бүгенге көнеңне кулдан ычкындырма.
Иртәгәсе өчен ишәк кайгырган.
Иртәнге яңгыр төшкә хәтле.
Исереккә диңгез тубыктан.
Иске дус — иярләгән ат.
Иске тимерне сакласаң, алтын булыр.
Иске яңага урын бирер.
Иске яңаны саклый.
Искегә тисәң, исең китәр.
Искесез яңа булмас, ямансыз яхшы булмас.
Искә алмаган түмгәк чана аудара.
Исән чакта сыйламаган үлгәннән соң еламый.
Исәр ипкә килмәс. Юләр юньгә килмәс.
Ит изгелек — көт явызлык.
Ит күрмәгәнгә үпкә тансык.
Итенмешең илдән аерым.
Иш — ишен табар, су — тишеген табар.
Ишегалдыннан аккан суның кадере юк.
Ишкәнсең икән ишәк чумарын. (яхшы дип белеп начар эш эшләүгә карата)
Ишле байгыш байны басар. (байгыш — мескен)
Ишәй белән Кушай.
Иясе ыжламый самавыры чыжламый.
Иң зур сагыш — Ватан сугышы.
Иңе барның буе бар, буе барның сыны бар.
Йолдызны күз бик күрә дә, кул җитми.
Йомшак агачны корт баса.
Йә тәхет, йә ләхет.
Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
Йөзем суы эчкән — йөз суын түккән.
Йөргән аякка җүрмә иярә. (җүрмә — кыска камчы)
Йөргән таш шомарыр, тик яткан таш мүкләнер.
Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
Каберең якын булмасын. (начар кеше белән)
Кавәс тумый кыш булмый, җәүза тумый җәй булмый.
Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.
Кала хәлен беләсең килсә, салага бар. Каланың уртасында, авылның читендә тор. Күрше

капкасын какма, үзеңнекен сындырырлар. Күрше күрше башына тузан какмый.
Калада эш сөймәс, салада кибән сөймәс.
Калайны күпме шомартсаң да, көмеш булмас.
Калган эшкә кар ява.
Калын сандал чүкечтән курыкмас.
Каләм изгегә тартыр.
Канатлы очып җитмәс җир, кайгаклы* җитеп басмас җир.
Кантарда калфак кимә, яз көне бүрек кимә.
Капкан саен калҗа булмый.
Кар астыннан карга бугы да табылмый.
Кар астыннан карга тизәге дә табылмас.
Кар башын кар ашый.
Кар башына кар җитә, би башына кол җитә.
Кар матур да, аякны туңдыра.
Кар яуганда салкын булмый, кар киткәндә суыта.
Кара алтын — җир мае, аның белән ил байый.
Кара болыт булып йөрү.
Кара ипине җиксенсәң, кара көнгә калырсың. (җиксенү — ялку, өнәмәү)
Кара көзнең кары ятмас.
Кара суык кардан яман.
Кара халык — кара сарык.
Кара җир астында кара елан да туйган.
Кара җиргә кар яуса, карны күрү бер зәвык; кара җирдән кар китсә, җирне күрү бер

зәвык.
Каракның бүреге яна.
Карама беләкккә — кара йөрәккә.
Карап карарбыз, дигән ди бер сукыр.
Караңгы төннән соң якты көн килә.
Караңгыда күз кыскан беленми.
Караңгыда ялтыраганчы, яктыда калтыра.
Карга каргага йөзең карадигән ди.
Карга каркылдап кына кар яумый.
Карга күзен карга чукымый.
Кардан гөмбә эзләмә.
Карның базга салганы да бетә.
Картлык — шатлык түгел.
Кары калын кышның үләне калын булыр.
Кары эресә дә, бозы кала.
Каты давыл тиз туктар.
Каты җиргә казык кермәс.
Кая барсаң да кара сакалың артыңнан калмый.
Кая барсаң да, бер кояш.
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.
Кем эшләми — шул ашамый.
Кемнең кулында, шуның авызында.
Керереңнән алда чыгарыңны уйла.
Керәшеннең акылы — керәле дә чыгалы.
Кече булсаң — зур булырсың, зур булсаң — хур булырсың.
Кечкенә булса да, эче төш кенә.
Кечкенә дошман зур пошман китерер.
Кечкенә елга ташыса, кичү бирмәс.
Кеше «ак» дисә, ул «кара» дияр.
Кеше илендә иш бул алмыйсың.
Кеше йортында йөреп солтан булганчы, үз йортыңда йөреп олтан бул.
Кеше күңеле пыяла, нык кагылсаң уала.
Кеше сүзе кеше үтерә. Кешенең бер сүзе кеше үтерә.
Кеше тычты — күтем кызды.
Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә.
Кешегә баз казыма — үзең төшәрсең.
Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең; казысаң, тирәнрәк ка¬зы — чыга алмассың.
Кешегә калган көн — таң атмаган төн.
Кешегә калган көнең — караңгы төнең.
Кешегә кое казысаң, үзең буе казы.
Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.
Кешене тыңла, үзеңнекен эшлә.
Кешене хөкем итсәң, үзең хөкем ителерсең.
Кешенең иң зур дәүләте — чын дусы.
Кешенең кемлеген беләсең килсә, иптәшләренә кара.
Киенә белми киенгән — оят җире күренгән.
Килегә салып су төймиләр.
Килмәгән болыт, яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар.
Килмәгән яудан курку.
Кимнең ташуы бар, ташуның кайтуы бар.
Китап — белем чишмәсе.
Кич булмыйча бүгенге көнне мактама.
Кичүсез елга юк, батыр җиңмәс дошман юк.
Кияүдән кайткан кыз кайта килгән яудан яман. (кайта — кабат)
Киң булсаң, ким булмыйсың.
Киң җирдә тар утырсаң, тар җирдә киң утырырсың.
Киңәшле ил азмас, киң кием тузмас.
Киңәшле эш таркалмас.
Киңәшле җыен таркалмас.
Кое төбеннән караучыга күк бәләкәй, энә тишегеннән карау-чыга дөнья бәләкәй.
Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.
Коега төкермә, кайтып су эчәрсең.
Коега төкермә, суын үзең эчәрсең.
Коеп куйган кургашын.
Кол булу җиңел, хөр булу авыр.
Ком җыелса — чүл була, су җыелса — күл була.
Комнан аркан ишү. Куеныңда таш саклау.
Корал эшләр, ир мактаныр.
Коралай килми — кыш җитми, коралай китми — яз җитми.
Коры ботка — су белән, коры дуслык — сүз белән.
Коры кашык авыз ерта.
Коры җирдә чана да шумый.
Корымнан корым йогар, начар дустан сөрем йогар.
Кош — канат белән, кеше дуслык белән көчле.
Кояш барда йолдыз күренми.
Кояш бик зур да, аны капларга кечкенә болыт та җитә.
Кояш кермәгән өйгә врач керер.
Кояш куянга атланган чак.
Кояш та тапсыз булмый.
Кояш югында ай да яктырта.
Кояш юк — көн юк, көн юк — тереклек юк.
Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр.
Кояшны култыгыңа яшерә алмассың.
Кояшның кадере баегач сизелә.
Кул кулны юа, кул битне юа.
Кунак — хуҗаның ишәге.
Кунак ашы — кара-каршы.
Кунак булсаң, тыйнак бул.
Кунакта яхшы, өйдә биш битәр.
Кунмыйм дигәнне караңгы кундырыр, адашмыйм дигәнне буран адаштырыр.
Кургашны көмеш дигәннәр, эрегән дә төшкән.
Куркысан — эшлэмэ,эшлэсэн — куркма.
Куркытмага хуҗам юк, биетмәгә бикәм юк.
Курыкканга куш күренә.
Курыкканны эт абалый.
Кыз баланың абруе кыл өстендә, кылдан төшсә — юл өстендә.
Кыз мактала эш белән, түгел энҗе теш белән.
Кыз, кымыз, кубыз — шайтанга өч кулавыз. (кулавыз — арадашчы)
Кызарып чыккан кояшны болыт каплый.
Кызның яры кырыктыр, ише чыкса юлыктыр.
Кызуы да пешерә, суыгы да пешерә.
Кызыл кар яуганда.
Кыланышы кырга сыймый. (бик азып-тузып киткән кешенең)
Кылыч күтәргән — кылычтан үтәр.
Кырык ел яңгыр яуса да, мәрмәр ташка су үтмәс.
Кырык мирнең көен көйләгәннән бер арбаның чөен чөйләгәнең артык.
Кырык эт арасында бер этнең койрыгы бот арасында.
Кырындагын кырык ел эзләгән.
Кыскалыкта — осталык.
Кыш бетте дип тун сатма, янә кыш бар.
Кыш булганын колагы туңганнан белгән.
Кыш көне кулыннан кар ала алмассың.
Кыш көне эт тә: «Җәйгә чыксам сөяктән сарай салыр идем»,— дип әйтер, ди.
Кыш көне җиде җилән кигәнче бер тун ки.
Кыш рәхәт чанага, җәй рәхәт арбага.
Кыш җитсә, буран туздырыр; җәй җитсә, кояш кыздырыр.
Кыш — кыямәт, яз — җәннәт.
Кыш — үги ана, яз — үз ана.
Кышка каршы тиен дә запас җыя.
Кышкы көннең җылынуына ышанма.
Кышкы көннәр җәйне әйтер, җәйге көннәр җайны әйтер.
Кышның күзе караңгы: ни кисәң дә ярый.
Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер.
Күз курка — кул йолка.
Күз күрә берне, күңел — меңне.
Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
Күк бер синең баш турында гына түгел.
Күк күкрәмичә «алла» димиләр.
Күк тимер кайрау белән алмаз булмас*.
Күк җиргә яхшылык яудырса, җир күккә тузан туздыра.
Күк үзенең яхшылыгын җиргә төшерә.
Күккә баксам — күк ерак, җиргә баксам — җир каты.
Күккә менсәң — аягыңнан тартыр, җиргә керсәң — колагың нан тартыр.
Күккә төкерсәң, битеңә төшәр.
Күкрәгән болытның явымы аз.
Күктән көткән, җирдән тапкан.
Күл болганыр — бер тонар, ил болганыр — бер тынар.
Күл булса, бака борынын тыгар.
Күл тамчыдан җыела.
Күл тирән булган саен балыгы күп.
Күл шайтансыз булмый.
Күләгәдә таш та мүкләнә.
Күмәк күтәрсә, күлне күчерер.
Күп йөрегән ни белер, күп укыган — шул белер.
Күп кызлы йортта су булмас.
Күп сүз бозау имезә, күткә таяк тигезә.
Күп типкән җирдән күл чыгар.
Күпер башында күт сугышкан…(бик ерак чыбык очытуган яки уртак эшең булмаган

Игътибар!!!

Түбәндәге русча сылтанмалар — реклама бирүчеләр сайтына илтә. Аларга басып сайтларны ачсагыз, авторга шушы сәхифәне яхшырту өчен бераз акча килә, ә сез бернәрсә дә югалтмыйсыз. Сезнең өчен бу бер тиен дә тормый…

таныш турында)
Күпкә китсә бал да ачы.
Күпне белсәң, тиз картаерсың.
Күпне күр дә фикер ит, юкны күр дә шөкер ит.
Күпне көткән аздан коры калыр.
Күпне теләсәң, аздан коры калырсың.
Күренгән тау ерак булмас.
Күренгәннең алыслыгы юк, күтәргәннең авырлыгы юк.
Күренмәс түмгәк ат өркетә. Олы ташны кече таш белән оралар.
Күрмәгәннең күрәсе килә, күргәннең качасы килә.
Күрше ашы — күңел хушы (булмаса бигрәк яхшы).
Күрше күршедән иртә торырга өйрәнә.
Күрше тавыгы каз хәтле, йомыркасы баш хәтле.
Күрше хакы — Алла хакы.
Күрше хакы — тәңре хакы.
Күрше-күлән, авыл-шәһәр
Күршегә кереп торасы түгел.
Күршегә, онга кермәсәң дә, көлгә керерсең.
Күршедә пешәр, безгә дә төшәр.
Күршелек кардәшлектән якын.
Күршеләргә килсә туй, син дә капкаң ачып куй.
Күршеләре белән тату яшәмәгән кешене берәү дә хөрмәтләми.
Күршенең тавыгы да күркә булып күренә.
Күршенең теле шеште — бәласе безгә төште.
Күршесенә ышанган ач кунган.
Күршең бай булса да, җигәреңә тай булсын.
Күршең бай булса, тавыгың тук булыр.
Күршең белән яман торыйм дисәң, кәҗә асра.
Күршең сукыр булса, сыңар күзеңне йом.
Күршең үзеңнән яхшы булсын.
Күршеңне дус тот, читәнеңне еш тот.
Күршеңә бер сыер теләсәң, үзеңнеке ике булыр.
Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер.
Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый.
Күтенә кулы җитми. (эшен җиренә җиткерми ташлаучы кеше турында)
Күтенә күрә таман. (кешенең үз башына килгән бәләгә лаек булуы турында)
Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге.
Кәкре белән бөкере — икесе дә бер.
Кәкренең шәүләсе дә кәкре.
Кәҗә дә мал, баҗа да туган. (яисә: Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел.)
Кәҗәсе түгел — мәзәге кыйбат.
Көз бай булма, яз бай бул.
Көз кычкыра: «Уңдырам»,— дип, ә яз әйтә: «Тукта әле, мин нәрсә әйтермен»,— дип.
Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.
Көзге катык — көмеш кашык, язгы катык — ярты азык.
Көзге катык, көмеш кашык — кызым белән киявемә; язгы катык, ярык кашык — улым белән

киленемә.
Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле җылый.
Көзге көн — арткы акыл, язгы көн — ярты акыл.
Көзге көн — кияү акылы, язгы көн — яшь килен йөзе.
Көзге көннән язгы төн яхшы.
Көзге юлга кием ал, язгы юлга азык ал.
Көлгән түрәдән ерак кач.
Көн белән төн бер булмый.
Көн дә килгән — көл чүмече, ай да килгән — ай табагы.
Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр.
Көн күрмәк кеше белән.
Көн көнгә охшап тумас, көн саен кояш булмас.
Көн узсын, йон тузсын.
Көн явым — ят та юрганың ябын.
Көн — эш өчен, төн — ял өчен.
Көндез таш ват, төнлә тыныч йокла.
Көндез шырпы белән эзләү.
Көндезге эш кичке эштән көл ер.
Көне ай кебек, ае ел кебек. Көнен күрсен, көлдә аунасын.
Көннең киче иртәсеннән билгеле.
Көнче көн күрмәс.
Көтү ташлаган малны бүре алыр, ил ташлаган ирне гүр алыр.
Көче җиткәнгә — көчектәй.
Көчек булсаң да кечек булма.
Көчең барда эшлә, тешең барда тешлә.
Көчле яман түгел — үчле яман.
Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә, имеш.
Ләйсән — рәхмәт яңгыры.
Май ашаган карга да кышлый, бук ашаган карга да кышлый.
Май чүлмәге тышыннан билгеле.
Мактанчыкның арты ачык.
Мал — туйган җирен, ир туган илен онытмас.
Мал иясенә охшар.
Март аенда урамда чыпчык эчәрлек су була.
Март ишектән бактырыр, сәнәк-көрәк яктырыр.
Март әйтә, имеш: «Көндез-көндез көләрмен, иртә-кичен бөгәрмен».
Март: «Хут урынында булсам, сыерның мөгезен сындырыр идем»,— дип әйтә, ди.
Матурга да акыл артык булмас.
Матурлык туйда кирәк, акыл көн дә кирәк.
Мең дус — аз, бер дошман — күп.
Микула җитми җәй булмый, Микула җитми кыш булмый.
Мин карыймын кояшка, кояш карый Кодашка.
Мин тиратай, тиратай, кәләш алып бир, атай. (тиратай — тилемсә, эшлексез)
Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче. (алдалап сыйфатсыз товар сатучы турында)
Минутында тотмасаң, сәгатендә тоталмассың.
Миңа дисә: ни эссе түгел, ни суык түгел.
Мондый көндә яхшы кешенең эте дә йөрмәс.
Морҗаң кыек булса да төтене туры чыксын.
Муенга тагылган таш булдың.
Мулла песие кебек. (җәза алган кешенең ипкә килүе яисә бозык кешенең тыйнак булып

кылануы турында)
Мулла әйткәнне кыл, кылганны кылма.
Мулласы нинди — мәхәлләсе шундый.
Начар арба юл боза, начар түрә ил боза.
Начарны күрмәс борын яхшының кадере юк.
Ни аллага, ни муллага. (һәр яктан да рәтсез, булдыксыз кеше турында)
Ни башына ни кунган, ни белән ниткәнием, нитте дә китте. (ни кушып сөйләүче турында)
Ни чәчсәң, шуны урырсың.
Ни ылтара, ни пылтара — калган ике уртада.
Ният иткән — морадына җиткән.
Нократның бер ташы көмеш, берсе бакыр.
Нух пәйгамбәр заманыннан.
Нәрсә белән нәрсә арасы — җир белән күк арасы.
Озын янында кыска беленер.
Октябрь ни арба, ни чана.
Октябрь — кара бия, ноябрь — ала бия.
Олы йортка ни кирәк — кечесенә шул кирәк.
Олы кеше — солы төше.
Олы күтәреп бәләкәй бәрә… (сүзе зурдан, эше әз кеше турында)
Ора алмаган олы күсәк күтәрер.
Ослан тавы күренә.
Оста барда кулыңны тый, чәчән барда телеңне тый.
Оясында ни булса, очкынында шул булыр.
Падишаһым, солтаным, иске чабата олтаным.
Патша залим булса — йорт тузар, патша галим булса — йорт узар.
Патша казнасында ни юк булса, хәерче капчыгында шул бар.
Патша талап ала, хәерче теләнеп ала.
Патшадан курыкма, губернаторыннан курык.
Патшаң сукыр булса, бер күзеңне кысып үт.
Питраудан соң сандугачның теле бетә, үләннең тәме бетә.
Покрау үтте — кыш җитте.
Раштуада бер көрәк кар бирмәс.
Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил.
Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың.
Сабыр иткән — морадына җиткән.
Сабыр төбе сары алтын.
Савыл арасы түгел, авыл арасы.
Сазлык җир — җәйләүгә, кыска җеп бәйләүгә ярамый.
Сай елга шалтырап ага, тирән елга — тавышсыз.
Сакал агармый акыл керми.
Сакланганны саклармын, дигән ходай.
Сакның сагы ятар, саксызның башы ятар.
Сала бай булса, кала бай була.
Салкын су белән майлау.
Салкынга өшетми, кайнарга пешерми.
Санаулы көн тиз үтә.
Сантыйга акыл кирәкми.
Саулык — иң зур байлык. Саулыгым — байлыгым.
Сафура бураннары кубару.
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, ай, май!
Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, апрель аптырата.
Сентябрьдә әти дә бер, мин дә бер; мартта — әти алда, мин — артта.
Сентябрьнең ундүртендә чикмән төшә, тун менә.
Сереңне ачма дустыңа — дустың сөйләр дустына.
Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра.
Син дә би, мин дә би, иләнмәгән тире ки. Син түрә дә, мин түрә, безнең эшне кем күрә.
Син дә мулла, мин дә мулла — атка печән кем сала?
Сиңа җил дә юк, яңгыр да юк.
Солсыз сапка сылтар.
Су башыннан болгана.
Су күрмичә чабуын күтәргән.
Су чокыр җиргә җыелыр.
Су язып май төшмәс.
Су һәр нәрсәне агарта, йөз карасын агарта алмый.
Суга баткан — саламга ябышкан.
Суган суы суырып…. (бушка диярлек эшләү, шул сәбәпле бик ярлы яшәү турында)
Сугыш беткәч, батыр күбәя.
Сугыш корбансыз булмый.
Сугышка барып чукмарын оныткан.
Сугышка чукмарсыз бармыйлар.
Суда балык адашмас.
Суда көймә эзе беленми.
Сукыр күп күрер, саңгырау күп ишетер.
Сукыр тавыкка бар да бодай.
Сул ягы белән торган.
Суны ут алмас, алтынны тут алмас.
Суның кадере чишмә корыгач беленә.
Сусыз җиргә йорт корма, утсыз җиргә ил корма.
Суы булган җир кадерле, иле булган ир кадерле.
Суык белән эт — сәләмәгә үч.
Суык төлке тунлы кешегә сәлам бирә, ертык тунлы кешенең куенына керә, имеш.
Сыер дуласа аттан яман.
Сыйлаганда су эч.
Сыйламага сыең булмаса, сыйпамага телең булсын.
Сыйлы кунак — сыенда, сые беткәч — өендә.
Сыйлы көнең — сыер.
Сүзең көмеш булса, эндәшмәвең алтын.
Сүтек ертыктан көлгән ди.
Сәбәпсез яфрак та селкенми.
Сәвердә сулар сәер була.
Сәвердәге явым — савып торган савым.
Сәгате ай, ае ел күк.
Сөзгәк сыерга ходай мөгез бирми.
Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел.
Сөйләшә белмәгән авыздан …белгән … яхшы.
Сөймәгәнгә сөйкәлмә.
Сөмбелә туса, су суыныр.
Сөттән ак, судан пакь.
Сөңгеле Сөләйман булдың инде.
Таба — эт койрыгына тага. (байлыкны юкка-барга туздыручы тур.)
Тавык төшенә тары керә, ашамаса — тагы керә.
Таз таранганчы туй таралыр.
Тазның тазы бетсә дә, табы бетми.
Тама-тама күл булыр, тузан-тузан тау булыр.
Тамак тамугка кертер.
Тамугка күнеккән оҗмахка чыдамас.
Тамчы кечкенә генә — таш тишә.
Тамчы тама-тама таш тишә.
Тамчы тамса да, диңгезгә су файда. Тамчыдан качкан явымга юлыгыр. Тамчысыз диңгез

булмый. Томан төшә — җимешләр пешә.
Танышканга тел бирмәс, йөрешкәнгә юл бирмәс.
Тар җирдә тәгам ашаганчы, киң җирдә таяк ашаганың яхшы.
Татар акылы төштән соң.
Татар бар җирдә хәтәр бар.
Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. (тупас гадәтләрен калдырмый)
Татарга тылмач кирәкми.
Тау билгесе таш булыр.
Тау булгач, чокыры булыр.
Тау нихәтле биек булса да, кичүе булыр.
Тау тауга кушылмас, ил илгә кушылыр.
Тауга карап, тау булмассың, түмгәккә карап, уба булмассың.
Тауга каршы сикерү.
Тауга менүе кыен, төшүе ансат.
Тауны талкан итү.
Тауны тәкә сөзеп җимерә алмый.
Таш астында көн күрер.
Таш астыннан чыккан.
Таш белән атканга аш белән ат.
Таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла; чүлмәк ташка бәрелсә дә, чүлмәк ватыла.
Таш өстендә таш калмау.
Ташка тамга салган.
Ташкыны кайтса да, юшкыны калыр.
Ташны таш белән ваталар, тимерне тимер белән игиләр.
Ташны ташлыйсы җиңел, күтәрәсе авыр.
Ташның олысын дус ташлый.
Ташта тамыр юк, түрәдә бавыр юк.
Ташыган диңгез дә кайта.
Таяк ике башлы.
Таң белән атып, көн белән батып. Төн чыкканчы йон чыкмас.
Таңы атмаган төн булмас.
Тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк.
Теләмә озын җәй, телә җылы җәй.
Теләнче оятын кесәсенә салган, ул да ертыгыннан төшеп калган.
Теләнчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар.
Тереләрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел.
Тиле тиккә кызыгыр.
Тиле тиле дигән саен тигәнәк буе сикерә.
Тимер булса, алтын да табыла.
Тимер тоткан тилмермәс.
Тимере бар тилмермәс, каены бар кайгырмас.
Тимерне кызуында сук, балыкны уйнаганда тот.
Тимерне кызуында сук.
Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер.
Тимерче тимерне бөксә дә ирке, сукса да ирке.
Тимерчегә күмерче юлдаш.
Типсә тимер өзә, басса бакыр өзә. (таза һәм булдыклы ир кеше)
Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр өзәрлек.
Тишекле таш җирдә ятмас.
Тозсызны күзсез дә сизә.
Тонык күлдә корт була, корт булмаса, чурт була.
Тормыш ул — яши белсәң кубыз кебек, белмәсәң — дуңгыз кебек.
Тотылмаган — карак түгел.
Туган илдән туйган юк.
Туган илең — туган анаң, чит ил — үги ана.
Туган илнең җире — җәннәт, суы — ширбәт.
Туган җирдән туйган җир яхшы.
Тугры бидә туган юк, туганлы бидә иман юк.
Тузандайны тубалдай итү.
Туйга барсаң туеп бар.
Туйда тукмак та бии.
Тулган ай — тураган ит.
Турысын әйткән — туганына ярамаган.
Тыйнаксызның эше дә җыйнаксыз.
Тын сазда корт күп була.
Тыныч башым, тыныч колагым.
Тыныч торасың килсә, кешене тыныч тот.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
Тычканга — үлем, песигә — көлке.
Тышы гөл кебек, эче көл кебек.
Тышы ефәк, эче кибәк.
Тышы мамык, эче кабык.
Тышын күреп, эченнән бизмә.
Түбән авыл этләре өрү.
Түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап фикер ит.
Түбәннән югарыга ун ел менәләр, югарыдан түбәнгә ун көн дә җитә.
Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.
Түрә — боерыгына, төлке — койрыгына, ярлы — беләгенә ышаныр.
Түрәгә ут төртсә дә гаеп юк, кара кешегә шәм кабызса да гаеп.
Түрәнең түрен күрмәссең, еланның аягын күрмәссең.
Тәбәнәк агач ботакка бетәр.
Тәбәнәк булса да, тавым бар.
Тәвәккәл таш ярыр.
Тәңре көне тарыдан да күп.
Төкерек җиргә төшмәслек салкын.
Төкле аягың белән!(яңа килгән кешегә яки терлеккә әйтәләр)
Төлкенеке төнлә торган ди… (вакытсыз эш кузгатуга карата)
Төн кара булган саен йолдыз яктырак янар.
Төн чыкканчы җөн чыккан. (кичке сүздән иртән баш тартуга карата)
Төннең колагы йөз дә бер, йөз дә бере дә бик үткен була, ди.
Төннең тынычлыгы — көннең куанычы.
Төрмә бик таза да, берәү дә кереп ятарга теләми.
Төтен тавы тоттыру.
Убыр китте — урыны калды.
Уенга алданып туемнан калма. (туем — ашау, туклану)
Уеннан уймак чыга.
Уеңны уйдырып әйт.
Узган болытны тотып булмый.
Узган гомер кире кайтмый сулар үргә акса да.
Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт.
Уку — энә белән кое казу.
Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың.
Ул уллаган, кыз кызлаган… (күп бала табып үстергән ана турында)
Улым, сиңа әйтәм — киленем, син тыңла.
Унга бар — уңганчы бар.
Урак ае — тавыкларның сусыз ае, балаларның үксез ае.
Урал таудай тау булмас, Урал аша су булмас.
Уралның бер ташы тимер, бер ташы алтын.
Урау булса да юл яхшы, шадра булса да кыз яхшы.
Уртак малны эт җыймас (җыймас — ашамас).
Урын сайлама, күрше сайла.
Урыс баеса — чиркәү сала, татар баеса — хатын ала.
Урыс өеннән чыкмаслык (40 градус суык). Урыс этен өенә кертә торган (50 градус суык).
Урысның уже дигәне — утыз көн.
Усал булсаң асарлар, юаш булсаң басарлар.
Утсыз төтен булмый.
Утыз улың булганчы, усырак ирең булсачы.
Уңга да юк, сулга да юк.
Февральдә суык: «Сыерның мөгезен сындырыр идем дә, көнем кыска»,— дип әйтә, ди,

имеш.
Февральдә сыер мөгезен сындырырлык суыклар була.
Хаким халыкка ия, халык жиргә ия.
Хаклык сөйгәнне халык сөймәс. [басым соңгы сүздә]
Халык белән хаклыкка карышма.
Халык иелсә дә сынмый.
Халык күзе җир астындагы еланны да күрә.
Халык әйтсә хак әйтер.
Халыкның бер йорты бар, ул да булса — туган ил.
Харам килгән әрәм китәр.
Хатын-кызга акыл кырыктан соң керә.
Хатын-кызның чәче озын, акылы кыска.
Хатыны юкның якыны юк.
Хезмәтенә күрә хөрмәте.
Хисаплының малы исәпле.
Ходаем, акыл бирмә, сантыйлыкка ни җитә. (ирония белән, сантыйның рәхәт яшәвенә

карата)
Ходай бүрегә бәхет бирсә, тешен сындырып бирә ди.
Хут мартка: «Селәгәең җый, әй селәгәй»,— дип әйтә, ди.
Хутта ут итә, хәмәлдә әмәлеңне корыта.
Хуҗасы тарсынса, кунагы тартыныр.
Хәерсез болыт диңгезгә явар.
Хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомарган.
Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый.
Хәерчегә җил каршы.
Хәйләсез дөнья файдасыз.
Хәмәлдә хәл китә.
Хәрәкәттә — бәрәкәт.
Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит.
Чакырган җиргә бармасаң, чакыруга зар булырсың.
Чебен дулап тәрәзә ватмый.
Чебен тисә чер итәр. (юк сәбәптән дә елый торган кеше турында)
Челлә чагында катып үлгән.
Челләдә туның ташлама, кыш үзең бел. Челләдә черем итсәң, кыш рәхәт йокларсың.
Черек бау белән коега төшмә. Чулманны* чуманга утырып кичмиләр.
Чиләгенә күрә капкачы.
Чир китә — гадәт кала.
Чирен яшергән — үлгән, бурычын яшергән — бөлгән.
Чит илдә бай булганчы, үз илеңдә гидай бул.
Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул.
Читне макта — илеңдә тор. (Шәһәрне макта — авылда тор.)
Чокырны икене казы, үзеңә дигәнен — тирәнрәк.
Чуаш аты кебек эшли. (кара эштән һич бушамаучы турында)
Чукын, улым, урысның күңеле булсын. (вак-төяк гөнаһ кылу турында)
Чык суы матур булса да, сусын кандыра алмассың.
Чыкмаган кояшка кызынма.
Чыкмаган җанда өмет бар.
Чыландык та киптердек, яңгыр безне нишләтсен.
Чын дус йөз елдан соң да дус булыр.
Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга.
Чүбек чәйнәп май чыкмас.
Чүкеч белән сандал арасы.
Чүп булып күп булганчы, аз булып үз булсын.
Шалт, Мөхәммәтҗан!(кинәт эшләнгән эш, килеп чыккан хәл турында)
Шаулы яңгыр тиз үтәр.
Шымчы колагын шыңкайтыр.
Шәп яуган яңгыр җиргә сеңми.
Шәһәргә килсә — дустын танымый, далага чыкса — атын танымый.
Шәһәрдә — дәүләт, авылда — җәннәт.
Ыгыр-шыгыр көн үтсен, байның күңеле үссен.
Ырдыкныкы — шырдыкка. (җиңел килгән малны юк-барга туздыру турында)
Ыспай ялтырар, эчтән калтырар.
Ышанган тауда киек юк.
Ышкылмыйча асылташ та ялтырамый.
Ыштансыз күткә каеш буган кебек. (җиренә җиткерелмәгән эшне бизәкләү турында)
Элҗен көн суга бер кашык салкын кушыла икән.
Энем кырлач «агам кырлачтан уздьгрыйм» дип, тырыша, ди.
Энем кырлач әйткән: «Агам кырлачны уздырам, яшь киленнәрнең көянтәсен сындырам».
Энҗене эт муенына такмыйлар.
Энҗенең эт муенында кадере юк.
Эт — эткә, эт — койрыкка.
Эт авызыннан сөяк алып булмый. (Алырсың, эт авызыннан сөяк!)
Эт күтеннән көн күрү. (кешедән калган, интегечле, даими булмаган эш белән көн күрү

турында)
Эт күңеле — бер сөяк.
Эт оясында көчле.
Эт симерсә иясен тешли.
Эт талашмый кавышмый.
Эт тапса — аеры ашар, егет тапса — бергә ашар.
Эт чаба дип бет чаба.
Эт этлеген итәр.
Эт эченә сары май килешми.
Эт өрер — бүре йөрер.
Этсез куян тотып булмый.
Эче барның тышы бар, тышы барның төсе бар.
Эченә салмасаң, тышына чыкмас.
Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең. Эчмәс җирдә су бар, якмас җирдә ут бар.
Эчү — һөнәр түгел. (эчә белеп эчүе, эчеп исермәве, шәп итеп эчүебелән мактанган кешегә

карата әйтелә)
Эш күп — күмер аз, оста күп — тимер аз.
Эше барның ашы бар.
Эшлегә сәгать җитми, эшсезгә сәгать үтми.
Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар.
Эшләгәнең кеше өчен булса — өйрәнгәнең үзең өчен.
Эшчән бәхетен эшендә күрер, ялкау бәхетен төшендә күрер.
Эшчән әмәлен табар, ялкау сәбәбен табар.
Эшчәнгә эш язган.
Юан сузылганчы, нечкә өзелер.
Юаштан юан чыга.
Юаштан юан чыгар.
Югары булып күктә юк, түбән булып җирдә юк.
Югары менгәч, түбән карама.
Югары менү — морат, аста калу — оят.
Югары ятсаң — җил алыр, түбән ятсаң — сил алыр.
Югарыга карап куан, түбәнгә карап юан.
Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит.
Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал.
Югарыдан егылган сау калмый.
Юл азабы — гүр газабы.
Юлга чыксаң юлдашың үзеңнән яхшы булсын.
Юлдан алда юлчы, өйдән алда күрше белеш.
Юлчыга янчык та авыр.
Юләр белән тапма да, өләшмә дә.
Юрганыңа күрә аягыңны суз.
Ябага тайны хурлама — язга чыкса ат булыр.
Явым теләсәң, давылына да чыда.
Яз башының чуагы каты кыздыра.
Яз берәүне аздырыр, берәүне малдан яздырыр.
Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт.
Яз киреләнсә кыштан яман.
Яз сөрсәң, көз урырсың.
Яз уңмаган көз уңмас.
Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.
Яз япанчаңны, кыш азыгыңны онытма.
Яз җиткәнне җилкәсе җылынгач белгән. Яренгә кем бар, кем юк.
Яз җитсә чебенгә дә җан керә.
Язгы көн ел туйдыра.
Язгы хезмәт — көзге хөрмәт.
Язмыштан узмыш юк.
Язның байлыгы — кояш, көзнең байлыгы — уңыш.
Язның пычрагы да ямьле була.
Якасы юк тун булмас, законы юк ил булмас.
Якындагын ерактан барып сора.
Ялагай ялап туеныр.
Ялгыз башка кайда да бер — таң ата да кич була.
Ялгыз йөреп юл тапканчы, күп белән йөреп адаш.
Ялгыз кеше — ялсыз кеше.
Ялгыз кеше барлы булса да зарлы.
Ялгыз таш — кала булмас.
Ялгызлык таштан да каты.
Ялгызлык яман юлдаштан хәерлерәктер.
Ялгызлык ят илдә беленер.
Ялгызның көче бетәр, эше бетмәс.
Яманнан ярты кашык (аш кала ди тәлинкә төбендә).
Январьнең көне кыска, февральнең ае кыска.
Япанга чыксаң, япанча ал.
Яратуга тарыма, тарысаң арыма.
Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
Ярлы башым — әрле башым.
Ярлы бурлыкка чыкса, ай болыттан чыга.
Ярлы кеше яманыр, яманыр да куаныр.
Ярыктан кергән җил усал була.
Ят авылның карчыгасы — үз авылыңның чыпчыгы.
Ят ярлыкамый, үз үтерми.
Ятим бозау асрасаң — авызың-борының май итәр; ятим бала асрасаң — авызың-борының

кан итәр.
Яткан таш астыннан су да акмый.
Ятып калганчы, атып кал.
Яу артыннан йодрык күтәргән.
Яу узгач, кылыч айкамыйлар.
Яуга җаныңны бирсәң дә, сереңне бирмә.
Яудан аяр җаным юк, судан аяр туным юк.
Яудан соң батыр күбәя.
Яумаган яңгырга балаган кору.
Яумасаң да, күкрә.
Яуны санап сугышмыйлар.
Яхшы башын иңкәйтер, яман артын туңкайтыр.
Яхшы булса — бидән, яман булса — колдан.
Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр
Яхшы суны ерак түкмиләр.
Яхшы сүз — җан азыгы, яман сүз — баш казыгы.
Яхшыга да бер кояш, яманга да бер кояш.
Яхшылыкка яхшылык — һәр кешенең эшедер, яманлыкка яхшылык — ир кешенең эшедер.
Яшен яшьнәгәндә зур агачка сыенма.
Яшене хәтәр булса да үтәр, артыннан күкрәве яман.
Яшең җитмеш — эшең бетмеш.
Яшең җитсә кырыкка, артың китә шырыкка.
Яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган… (тулы гомер яшәп үлгән кеше турында)
Яшь ай кимүдән курыкмас.
Яңа булды дип, искене ташлама.
Яңа дус тап, искесен ташлама.
Яңа елда ярлы да бай була.
Яңа себерке шәп себерә.
Яңагының алына карама — атасының малына кара.
Яңгыр — бай йөрәген яндыр.
Яңгыр көтсәң, кар явар.
Яңгыр яуганда чиләгеңне тотып кал.
Яңгыр яуса — ялкауга ял.
Яңгыр үткәч, артыннан ябынча белән йөгермиләр.
Яңгырга чыланган тамчыдан курыкмас.
Яңгырда чапсаң, корыда печән җыярсың.
Яңгырдан качып, дәрьяга төшкән.
Яңгырдан соң тузан да басыла.
Яңгыры булсын димә, шифасы булсын диген.
Җан биргәнгә юнь биргән.
Җан тартмаса, кан тарта.
Җан җәннәт тели — гөнаһ җибәрми.
Җаны теләгән — елан ите ашаган.
Җете кызыл тиз уңа.
Җиде кат җир астына керсә дә эзләп табар.
Җиде кат үлчә, бер кат кис.
Җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында.
Җил агач башыннан, бәлә әдәм башыннан йөри. (ягъни сайлап килми)
Җил алдан булса — битең туңдырыр, арттан булса — туның туздырыр.
Җил белән симертү.
Җил искән якка аву.
Җил исми яфрак селкенми.
Җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр.
Җил кайсы яктан исә, ул да шул яктан кисә.
Җил чәчсәң, давыл урырсың.
Җил ягына салам кыстыру.
Җил җелеккә үтәр.
Җил җилләми, томан ачылмый.
Җил-яңгыр тидермәү.
Җилгә каршы төкермә, битеңә төшәр.
Җилгә сәнәк белән каршы тормыйлар.
Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.
Җилдән килгән, җилгә киткән.
Җиле булгач, бураны булыр.
Җилне төтен кумый, җил төтенне куа.
Җилнең эше суырмак, утның эше куырмак.
Җир астыннан йөргән еланны да сизәләр.
Җир астыннан юл булмас. (ягъни үлгәнче күрешеп калырга)
Җир бастырыгы — тау, тау бастырыгы — таш.
Җир безне басканчы, без җиргә басып калыйк.
Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас.
Җире байның иле бай.
Җиреннән аерылган җиде ел елар, иленнән аерылган үлгәнче елар.
Җирле — җирендә, җикән — күлендә.
Җиңелне эзләгән авырга каба.
Җиңелне җил күтәрер, авыр урынында калыр.
Җот кешегә кот кунмас. (җот — ашауга комсыз)
Җыен йолдыз җыелса да, яктылыгы айдай юк.
Җылы сүз җан эретә.
Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.
Җылы сөяк сындырмый, суык җанны тындырмый.
Җылы тәнеңдә тузсын. (яңа киемне котлап әйтелә)
Җырның җыртыгы юк. (ягъни җырның эчтәлеге җырлаучыга кагылмый)
Җәен өйдә боз киптереп, кышын суган саталар.
Җәй алмаска, кыш бирмәскә.
Җәй бар, кыш бар, ашыгып ни эш бар.
Җәй көне бияләй, кыш көне майка сатып ал.
Җәй көне йоклама, кыш көне өлгерерсең.
Җәй көне чанаңны, кыш көне арбаңны әзерләп куй.
Җәй җәйләдем, кыш кышладым, мич башыннан төшмәдем.
Җәйгә чыккан җан үлмәс.
Җәйгә чыксаң кышны уйла, кышка керсәң җәйне уйла.
Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.
Үги үз булмас.
Үз агасын агаламаган кеше агасын агаламас.
Үз илем — алтын бишек, башка илнең төбе тишек.
Үз илендә йөри җиңен салып, чит илдә — мескен, гарип.
Үз илең — гөлстан, кеше иле — гүрстан.
Үз илеңдә карлыгач булсаң да, чит илдә карга буласың.
Үз капка алдыңның карын күрше капкасына көрәмә.
Үз күлмәгем үземә якын.
Үз урынын белмәгән урынсыз калыр.
Үзе егылган еламас.
Үзе сугып, үзе каравыл кычкырган.
Үзе юкның күзе юк.
Үзем күптән оҗмахлы, күршем өчен кайгырам.
Үзем тапкан мал түгел, атайныкы жәл түгел.
Үзен зур тоткан түрәнең соңы хур булыр.
Үзендә умач умаган, күршесенә кереп токмач кискән.
Үзең кормаган мылтыкны атма.
Үзеңдә булмаса, күршеңдә булсын.
Үзеңнеке — үзәктә.
Үзеңә тимәгән елан мең яшәсен.
Үлгән артыннан үлеп булмый.
Үлгән сыер сөтле була.
Үлгәч тә өч көнлек эш кала.
Үпкән-кочкан — җилгә очкан. (яшьлек мавыгулары турында)
Үткән эшкә — салават. Үткән эштән төш яхшы.
Һәр айның аты башка, һәр атнаның көне башка.
Һәр заманның үз гореф-гадәте.
Һәр көлгәнне дусым димә, һәр ачуланганны дошманым димә.
Һәр нәрсәнең вакыты бар.
Һәр чәчәкнең үз иле, һәр халыкның үз төсе.
Һәркемгә үз иле газиз.
Һәркемнең кулы үзенә таба кәкре.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
һәрбер кара нәрсә шакшы булмас, һәрбер ялтыраган яхшы булмас.
Әйткән сүз — аткан ук.
Әйтсәң — сүз, төртсәң — күз.
Әкият — ары, мин — бире. (сөйләгән сүзнең үзеңә кагылмавы турында)
Әләк төбе — һәлак.
Әмәк белән Җәмәк, көрәк белән сәнәк.
Әндри казнасы юк. (бушка бирергә яки ашатырга)
Әҗәлдән дару юк.
Өе биек — өйрәсе сыек.
Өеңдәге хәлне күршедән сора.
Өй дәрте — дию дәрте.
Өй салуның ние бар — мүклисе дә чутлыйсы. (чутлау — стенаны юнып тигезләү)
Өй эчендә ничәүсең — бер-береңә мичәүсең.
Өйләнмәгән егеткә ни кылса да килешә.
Өлеше барның өмете бар.
Өләшчегә — өч өлеш.
Өндәүле кунак мендәрле, өндәүсез кунак өнәмсез. (өндәүле(сез) — чакырулы(сыз))
Өскә куйсаң — аз, аска куйсаң — таз. Өстәгесен уя, астагысын суя.
Өстенә кояш чыгармый.
Өсәккә кермәгән исәпкә керми.
Өч тиенлек куян — биш тиенлек зыян.

(Барлыгы 36 961 карау, бүген — 307 кеше)

Моральные качества, характер, привычки

Алланың каш текәсе

Пуп земли

Авырткан башка тимер таяк

На больную голову действует лишь железная палка

Авызыңа бал да май!

Твоими устами да мед пить

Аңа диңгез тубыктан

Ему море по колено

Аллага да юк, муллага да юк

Ни богу, ни мулле

Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя.

Камень тяжел пока на месте лежит, сдвинешь − легче станет

Авыз эчендә ботка пешерә

Варит кашу во рту

Тәвәккәл таш ярыр.

Смелый города берёт

Каты кешедән кар сорама

Зимой снега не выпросишь

Күңел күзе күрмәгәч, маңгай күзе ботак тишеге

Рассеянный и верблюда не заметит

Мактанчыкныңарты ачык

У хвастуна спина открыта

Көчле яман түгел − үчле яман

Опасен не тот, кто силен, а тот, кто мстителен

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс

Старательный не пропадёт, ленивый и света белого не увидит

Йокы капчыгы, йокы чүлмәге

Сонная тетеря

Иргә да ярый, мирга да ярый

И для мужа хороша, и для мира хороша

Иренгән ике эшләр (атлар)

Ленивый сделает (шагнёт) дважды

Батыр бер үлгәнче, куркак мең үләр

Пока смелый погибнет один раз, трус успеет тысячу

Батыр ярасыз булмый

Храбрец без ран не бывает

Батыр яуда беленер, телчән дауда беленер

Храбрый познается в битве, болтун − в раздоре

Батыр яуда сынала

Храбрый познается в битве

Батыр үзе өчен туар, кеше өчен үләр

Храбрый родится для себя, а умрет за другого

Батырлыкта − матурлык

В храбрости − красота

Авыр тормыш тилмертә, җиңел тормыш тилертә.

Тяжелая жизнь закаляет, лёгкая − отупляет

Агылый белән тагылый

Не разлей вода (два неразлучника)

Азамат ирнең баласы, өстенә яу килсә дә моңаймас.

Смелого молодца ничто не спугнет

Акыллы атын мактар, юләр хатынын мактар, шыр тиле үзен мактар

Мудрый хвалит свою лошадь, глупый – свою жену, дурак − себя

Алпарына күрә толпары

Каков рыцарь − таков и конь

Алты-биш / Алты−биш Сафи

О человеке с придурью / придурковатый

Алып анадан туар, аргамак биядән туар

Богатырь рождается от матери, скакун – от кобылы

Ардаксыз кайда да артык

Жалкий – лишний везде

Ардаксызның аркасы да туза

У беспомощного изнашивается даже спина

Астан кереп, өстән чыккан

Не в дверь, так в окно

Астыннан кисеп, өстеннән ямый

Отрезая снизу, сверху пришивает

Асыл кеше алтын дип үлмәс, халкым дип үләр

Настоящий человек отдаст душу не за золото, а за народ

Һәркемнең бармагы үзенә таба кәкре

Пальцы каждого скрючены в свою сторону

Егылганны кем дөмбәсләми

Лишь ленивый не колотит упавшего

Юха елан

Змея подколодная

Югары булып күктә юк, түбән булып җирдә юк

На небо его нет, а на землю путь не близок

Югары менгәч, түбән карама

Взобравшись высоко − вниз не смотри

Югары ятсаң − җил алыр, түбән ятсаң − сил алыр

Ляжешь высоко – продует, ляжешь низко – сель заберёт

Югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит

Глядя наверх − задумывайся, глядя вниз – будь благодарен

Югарыга карап үрнәк ал, түбәнгә карап гыйбрәт ал

Глядя наверх бери пример, глядя вниз − извлекай урок

Юан сузылганчы, нечкә өзелер

Пока тучный подвинется, худой − надорвется

Юаштан юан чыга

Из доброго добротный получается

Ыспай ялтырар, эчтән калтырар

Снаружи блестит, а внутри дрожит

Чәчәк кормы түгел, а формы

Ценность цветка не в содержании, а форме

Чыкмаган җанда өмет бар

В теле с душой есть надежда

Холкы начардан дуслар кача

От человека с дурным нравом бегут друзья

Тышы гөл кебек, эче көл кебек

Снаружи красота, внутри чернота

Тышы ефәк, эче кибәк

Снаружи – шелк, а внутри − мякина

Тышын күреп, эченнән бизмә

Не суди по внешности

Тын сазда − корт күп була

В тихом омуте черти водятся

Сабыр төбе сары алтын

Основа терпения соткана из золота

Сакаллы сабый

Бородатая детина

Суйган да каплаган

Как две капли воды

Сантыйга акыл кирәкми

Дураку и ум не пригодится

Нәрсә белән нәрсә арасы − җир белән күк арасы

Разница между ними как между небом и землей

Кешене беләсең килсә, холкына кара

Хочешь узнать человека, смотри на нрав

Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт

Изучай характер человека, но работай над своим

Көчле күт тегермән тарта

Сильный стан мельницу перевернет

Кәкре белән бөкере − икесе дә бер

Кривой − косой − все одно

Кәкренең шәүләсе дә кәкре

Укривого и тень кривая

Кыланышы кырга сыймый

Поведение не входит ни в какие рамки

Любовь

Аңа карап кояш тотылмас

Свет клином не сошёлся

Гашыйк булган күзсездер

Любовь слепа

Аем кыздан ай бизәр, яман кыздан яу бизәр

От красивой девушки луна отвертнётся, от злой девушки – все/многие

Өйләнмәгән егеткә ни кылса да килешә

Холостому парню всё идёт

Сөймәгәнгә сөйкәлмә

Не увивайся около того, кто не любит

Көнче көн күрмәс

Ревнивец света белого не видит

Киң булсаң, ким булмыйсың

Полнота не неполноценность

Йокы ястык сорамый, мәхаббәт яшь сорамый

Сон не спрашивает о лежанке, любовь − о возрасте/Любви все возрасты покорны

Иш − ишен табар, су − тишеген табар

Половинка найдет совю пару, вода − найдет отверстие

Бәхете яман егеткә бидәү хатын тап булыр

Счастливому злому парню − не родящая женщина будет находкой

Үткән-беткән, җилгә очкан

Вода утекла, ветер рессеял

Үч төбендә генә йөртү

Носить на руках

Үзеңнеке − үзәктә

Всякий свое любит

Ялгыз башка кайда да бер: таң ата да кич була

Одинокому все равно: с рассветом наступает закат

Яратуга тарыма, тарысаң арыма

Не держись за любовь, а коли держишься – не уставай

Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый

Говоря, что летучая мышь не любит, солнце без восхода не остается

Юлга чыксаң иптәшең узеңнән да яхшы булсын

Спутник, выбранный для дальней дороги, должен быть лучше тебя

Чиләгена (күнәгенә) күрә капкачы

К каждому горшку своя крышка

Туйга барсаң туеп бар

Идёшь на свадьбу − приходи сытым

Туйда тукмак та бии

На свадьбе даже колотушка танцует

Көнчелек гомерне кыскарта

Ревность делает жизнь короче

Здоровье

Авыруың булса булсын, бурычың булмасын

Болезнь пусть будет, лишь бы долгов не было

Шыгырдаган агач тиз сынмый

Скрипучее дерево быстро не сломится

Байлык − бер айлык, саулык − гөмерлек

Богатство на месяц, здоровье − на всю жизнь

Шуны күрдем исә, чирем яңара башлый

При виде этого болезнь оживает

Чирле бәрәнгә итәк җиле дә җитә кала

Этому слабому ягненку достаточно дуновения ветра

Чирен яшерган − үлгән

Скрывший болезнь – обречен на погибель

Чыкмаган җанда өмет бар

На живого надежда еще есть

Чир китә − гадәт кала

Боезнь уходит, а привычка остается

Чирен яшергән − үлгән, бурычын яшергән − бөлгән

Скрывший болезнь − погиб, скрывший долг – разорился

Саулык − иң зур байлык

Здоровье − самое большое богатство

Кояшның кадере баегачбеленә, сәламәтлекнең кадере – авыргач

Ценность солнца понимается с закатом, а ценность здоровья познаётся в болезни

Деньги

Акча башны ашый

Деньги губят

Акчаның күзе юк

У денег нет глаз

Акча бездә бер букча

Денег куры не клюют

Акчалының кулы уйный, акчасызның күзе уйный

У денежного играют руки, у безденежного − глаза

Ярлы башым − әрле башым

Бедная голова − скромная голова

Ярлы кеше яманыр, яманыр да куаныр

Бедняк залатает дыры и будет рад

Юрганыңа карап аягыңны суз

Протягивай ножки по своей одёжке

Юрганыңа күрә аягыңны суз

По своему одеялу ноги протягивают

Эндри казнасы

Золотое дно

Хәерче кесәсендәге шикәр кебек шомарган

Гладкий, как сахарокв кармане бедняка

Хәерчегә җил каршы

Бедняку и ветер всегда в лицо

Хәрәм акча кесә тишә

Греховные деньги и карман продырявят

Харам килгән әрәм китәр

Легко пришло, легко и ушло / Что пришло греховно и уйдёт напрасно

Җире байның иле дә бай

У богатых земель истраны богатые

Җилдән килгән акча

Деньги из воздуха

Бәясе − сукыр бер тиен

Грош цена

Бу патшаның тәхете ни дә, бәхете ни

У этого богача что трон, что счастье

Байлык сөйдерер, ярлылык көйдерер

Богатство обрадует, бедность опечалит

Акча ул кысып − кымтым тотканны ярата

Деньги любят сжатый кулак

Теләнчегә якты чырай бирсәң, ямаулык сорар

Дай нищему с ноготок − попросит с лоскуток

Очсыз әйбер тиз туза

Дешевый товар быстро ветшает

Картаерга акча кирәкми

Чтобы состариться деньги не нужны

Йокы белән юк берга йөриләр

Бедность ходит вместе со сном

Ишле байгыш байны басар

Бедняки сообща одолеют и богача

Бәхетне акчага сатып алып булмый

Счастье не купишь

Строение тела человека

Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә

Что на зеркало пенять, коли рожа крива

Аягы җиргә тими

Витает в облаках

Алдыңнан артың яхшы

Скатертью дорога

Муен булса камыт табыла

Была бы шея, хомут найдется

Арык кеше − алчак, базык кеше − басымчак

Худощавый человек − ветреный, крепкий − кроткий

Иңе барның буе бар, буе барның сыны бар

Кто вширь − тот в рост, кто в рост − тот в стан

Семья и родственные отношения

Акыллы ир хатынын яманламас

Умный муж свою жену не станет порочить

Ата-ана бердәм булса, балалары күркәм үсә

В дружной семье растут прекрасные дети

Ата − анасын хурлаган үзен хурлаган булыр

Оскорбить родителей − оскорбить себя

Аталы-аналы – алтын канатлы

Иметь отца и мать − иметь золотые крылья

Ата−бабалы кеше – тамырлы имән

Человек с предками, что дуб с корнями

Ашка аш, ташка таш

Око за око, зуб за зуб

Алма агачына, бала атасына охшар

Яблоко похоже на яблоню, ребенок − на отца

Ир беләк − хатын терәк

Муж − рука, жена − опора

Алма агачыннан ерак төшми

Яблоко от яблони недалеко падает

Һавада болыт бар, анада өмет бар

В небе есть облако, а в маме − надежда

Үз күлмәгем үземә якын

Своя рубашка ближе к телу

Әнисенә кара да − кызына кара, атасына кара да − улына кара

Смотри на мать − увидишь дочь, смотри на отца − увидишь сына

Яхшы хатын белән бер кайгы ярты кайгы, бер шатлык − ике шатлык

С хорошей женой и скорбь делится пополам и радости вдвойне

Хатын − муен, ир − баш, муен кайда борса − башы шунда борыла

Муж − голова, жена − шея, куда хочу, туда ворочу

Утыз улың булганчы, аксак ирең булсын

Вместо тридцати сыновей пусть будет муж хромой, но свой

Үзеңнеке үзәктә, яши бирсен тозакта

Свое всегда рядом, пусть учится жить в капкане

Улның ояты атага, кызның оятыанага

Позор сына − на отце, позор дочери – на маме

Туганыңнан бизмә, нәселең корыр

Не отрекайся от родных, иначе твой род исчезнет

Туган бар җирдә ярдәм бар

Где есть родные, там есть и помощь

Тату туганнар таштан койма корган

Дружные родственники из камня ограду сделают

Суы булган җир кадерле, иле булган ир кадерле

Та земля өенна, где есть вода, тот муж ценен, у которого есть страна

Матурлык туйда кирәк, татулык көнда кирәк

Красота нужна на свадьбе, а дружба каждый день

Карама үзенә, кара нәселенә

Смотри не на него, а на его род

Кияүдән кайткан кыз кайта килгән яудан яман

Сбежавшая жена − вернувшийся с боя предатель

Иргә ышанма, елгага таянма

На мужа не надейся и на реку не опирайся

Ирең юлдан язса − ярты өең калыр, хатының юлдан язса – бер-бернәрсәң да калмас

Сошедший с пути муж оставляет пол дома, сошедшая с пути жена − пустоту

Ирне ир иткән да хатын, чир иткән да хатын

И та, что возвеличила мужа − женщина, и та, что уничтожила − женщина

Ир − баш, хатын − муен

Муж − голова, а жена − шея

Ир уңган булса, хатын елдам була

Если муж дельный, то и жена проворная

Җан тартмаса, кан тарта

Не душа, так кровь тянет

Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный

Ребенок, который хочет плакать − играет с бородой отца

Брат братның көтү көткәненә рад

Родной брат рад помочь во всем

Башыңа бәла төшкәндә, туганыңны танырсың

Когда настигает беда – узнаёшь (вспоминаешь родственников)

Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас

При мачехе и отец не родной

Ана күңеле − балада, бала күңеле − далада

Душа матери в ребенке, ребенка − в свободе

Ир какканны − мир кага

Сделанное мужем, обсуждается всем миром

Ир хакы − Алла хакы

Долг перед мужем − все равно что долг перед Богом

Дусның искесе, хатынның яңасы яхшы

Друзья хороши старые, а жена − новая

Ике тәкә башы бер казанга сыймый

Две бараньи головы в одном казане не уместить

Иптәшең сукыр булса − күзеңне йом

Закрой глаза на слепоту ближнего

  • Авыз балда – майда булу — Как сыр в масле кататься.

  • Авызы пешкән – өреп капкан – обжегшись на молоке, и на воду дуют.

  • Авызыннан ана (әнисе) сөте кипмәгән – молоко на губах не обсохло.

  • Авырткан җиргә ( сөялгә) басу(кагылау)- наступить на больную мозоль.

  • Авыру баштан сәләмәт башка – с больной головы на здоровую.

  • Агач атка атландыру – обвести вокруг пальца.

  • Ай күрде, кояш алды – только его и видели.

  • Акыллы үзе белән – семь пятниц на неделе.

  • Вәгдә- иман — уговор дороже денег.

  • Елан аягын кискән нәрсә – прошедший огонь и воду

  • Идель күрми, итек салмыйлар – не зная брода, не суйся в воду.

  • Иелгән башны кылыч кисми – повинную голову меч не сечет.

  • Ике күзе дүрт булу – глаза на лоб полезли

  • Ике сыңар- бер кием – два сапога пара.

  • Ике ятып бер төшкә керми – не горит да не варит.

  • Ике куянны берьюлы тоту – одним выстрелом двух зайцев.

  • Ил авызына иләк капламассың – на всякий роток не накинешь платок.

  • Ил төкерсә, күл була – с миру по нитке – голому рубашка.

  • Иманнан качкан шайтандай – как черт от ладана.

  • Имә белгән ике ананы имгән – ласковый теленок двух маток сосет.

  • Инә дә бүләк,дөя дә бүләк – не дорог подарок , дорого внимание.

  • Инәдән дөя ясау – из мухи делать слона.

  • Ипи корсак эзлими – хлеб за брюхом не ходит.

  • Иртә кычкырган күкенең башы авырта – рано пташечка запела, как бы кошечка не съела.

  • Ис-кос: истә- коста булмаганда – неҗданно, негаданно.

  • Ит югында үпке дә тансык – на безрыбье и рак рыба.

  • Ит яхшылык , көт явызлык – за добро не җди добра.

  • Иш ишкә куш – два сапога пара.

  • Ишек ачык, юл такыр – вот тебе бог , вот тебе порог (скатертью дорога).

  • Кирякле кишер яфрагы – пятое колесо в телеге.

  • Корыны бушка аудыру – переливать из пустого в порожнее.

  • Кыл да кыймылдартмау- палец о палец не ударит.

  • Кышт көне кар бирмәс — зимой снега не выпросишь

  • Күз күрсә дә, кул җитми- видит око да зуб неймет.

  • Күркә кебек кабарына – надулся как индюк.

  • Ни чәчсәң, шуны урырсың – что посеешь, то и пожнешь.

  • Ни үзенә, ни кешегә – ни себе, ни людям.

  • Ничә әйтсәң дә бер сүз – что в лоб, что по лбу.

  • Песи кебек, песием генә – тише воды, ниже травы

  • Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыүгырашырсың – летний месяч год кормит.

  • Сабыр төбе – саф (сары) алтын – терпение золото.

  • Сазлы – сазында, юкәле – күлендә — кто что имеет,тот тем и промышляет.

  • Сайлаган – сазга, очраган тазга – кто выбирает, тот век измеряет.

  • Сакланганны саклармын дигән – береженного бог бережёт.

  • Санаулы ат югалмас – мера всякому делу вера.

  • Сиңа яраган миңа ярамый – на вкус и цвет товарищей нет.

  • Соравына күрә җавабы – каков привет, таков ответ.

  • Сунарчы сунарчыны ерактан таный – рыбак рыбака видит издалека.

  • Сәнәктән көрәк булган – из грязи, да в князи.

  • Сөйләвең – көмеш, тик торуың – алтын – молчание золото.

  • Сөт тә юк, йон да юк – ни молока ни шерсти.

  • Тартар теленнән табар – язык мой – враг мой.

  • Таяк ике башлы – палка о двух концах.

  • Теләсәң ела, теләсәң көл — хоть песни пой, хоть волком вой.

  • Тере дисәң – санда юк, үле дисәң – гүрдә юк – ни богу свечка, ни черту кочерга.

  • Терсәк якын да – тешләп булмый – близок локоть да не укусишь.

  • Тимерне кызуында сук – куй железо пока горячо.

  • Тинтәккә акыл төштән соң төшәр – задним умом и дурак догадлив.

  • Тушы булса да, ушы юк – вырасти вырос, а ума не вынес.

  • Тымызык күлне корт басар – в тихом озере черти водятся.

  • Тычканга- үлем, мәчегә – көлке – кошке – игрушка, мышке — слезы

  • Тышы ялтырай, эче калтырый – снаружи мило, а внутри гнило.

  • Төкермә коега, суын эчәрсен – не плюй в колодец, пригодится воды напиться.

  • Урман артындагын күрә, бүрек астындагысын күрми- в чужом глазу сучок видим, а в своем бревна не замечаем.

  • Утлы табага бастыру – показать, где раки зимуют

  • Хайван дисәк – йоны юк, адәм дисәң- коны юк – ни рыба ни мясо.

  • Хак сүзгә җавап юк – против правды не попрёшь.

  • Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый — дай с ноготок – просит с локоток.

  • Эшләми, шул ашамый – кто не работает, тот не ест.

  • Ыжламый да, ыжлап та бирми – и в ус не дует, и ухом не ведет.

  • Эткә печән чабып йөрү – переливать из пустое в порожнее.

  • Я үләсең, я каласың – либо пан, либо пропал.

  • Ялганларга да күп алмый – соврет – недорого возьмет.

  • Яман хәбәр озын колаклы( аяклы)- добрая слава лежит, а худая по свету бежит.

  • Яңгырдан соң су кирәкми – после драки кулаками не машут.

  • Ятып калганчы атып кал – лучше поздно, чем никогда.

  • Яше күп тә, акылы юк – летами ушел, а умом не дошел.

  • Авызың кыек булса, көзгегә үпкәләмә — если рот кривой, не пеняй на зеркало.

  • һәр атка да авызлык кидереп булмый — не каждой лошади можно надеть удила.

  • Агач — җимеше белән, адәм — эше белән — дерево славится плодами, человек — своими делами.

  • Ашап тормыйм, акчалата гына алам. — Есть не буду, возьму деньгами.

  • Акыл яшьтә түгел — башта. — Ум не в годах, а в голове.

  • Акылсыз булса да, тәмлене белә.- Хоть и глупый, а вкус понимает.

  • Нәрсә бар алда хыялдан башка? — что есть впереди , кроме мечты.

  • Алдан эшлә, аннары мактан. — сначала делай, потом хвастай.

  • һәр эштә үзенең алымнары була. — В каждом деле свои приемы.

  • Эшли белсәң, эшләргә дә ансат. — умеющим работать, выполнить не трудно.

  • Аң матдәгә карата өстәнрәк ахырысы — Сознание выше материи.

  • Тырыш эшлә  һәм аңгыра булма. — Старайся работай, не будь бестолковым

  • Тел — кешеләрнең аралашу чарасы. — Язык — средство человеческого общения.

  • Ул эшли — эшли, ә бурычлары арта бара.- Он все работает, а долги все растут.

  • Артык акча булмый, чикләнгән фантазия була.- Денег лишних не бывает, бывают ограничения фантазии.

  • Болыт артыннан куып җитеп булмый.- за облаком не угонишься.

  • Арулык кечкенәдән ук тәрбияләнә. — опрятность воспитывается с детства.

  • Ары-бире йөргәнче, үзеңә эш тап, — чем бродить без пользы, найди себе работу.

  • Арыслан -җәнлекләр патшасы. —  Лев- царь зверей.

  • Кеше хезмәте — донья асылы. — человеческий труд — основа Мира.

  • Бер бармагы белән зурагачны аудырган.- одним пальцем свалил дерево.

  • говорили: одной спешкой дела не сделать.

    считаться писателем.

  • Әҗәткә алмагыз, бурычка бирмәгез — В долг не давай, и в долг не бери.

  • Эшләсәң, әлбәттә эшлә. — Работаешь, работай как следует.

  • Бу  дөньяда вакыт бик әз, аны бик бәрәкәтле тотарга кирәк.- В этом мире очень мало времени, его надо расходовать экономно.

  • Әллә яңгыр ява, әллә яшьләр тама — То ли дождь идет, то ли слезы капают.

  • Әрем файдалы да була ала. —  Полынь может быть и полезным.

  • Болытны куып тотып булмый — облака не догонишь

  • Ватанга хезмәт итү — безнең бурыч. — Служить Родине — наш долг.

  • Ватык чүлмәкне ябыштырып булмый. — нельзя склеить разбитый горшок.

  • Гомер итү — кырны узу гына түгел. — Жизнь прожить, не поле перейти.

  • Егеткә җитмеш җиде һөнәр дә аз. — Юноше и семьдесят семь профессий мало.

  • Җәннәткә юл күтәренке хыяллар һәм зур эшләр белән башкарылган. — Дорога в рай вымощена высокими мечтами и большими делами.

  • Туган җирне сакларга кирәк, аны яратып кына булмый. — Родную землю надо сохранить, а не просто любить.

  • Зирәклек туганнан ук бирелми, аны тәрбияләргә кирәк.- Сметливость не дается от рождения, ее надо воспитывать.

  • Һәр кешенең гомерендә максат булырга тиеш. — У каждого человека должна быть цель в жизни.

  • Һәр сүзнең мәгънәсе булырга тиеш. — у каждого слова должно быть значение.

  • Үзенең милләтен оныткан, башка милләтләрне дә хөрмәт итмәс. — Забывший свой народ, не сможет уважать и другие нации.

  • Күл сай була, ә диңгез тирән.- Пруд бывает мелким, а море глубоким.

  • Язмыштан узмыш юк, диләр. — Говорят, от судьбы не уйдешь.

  • Утырып утын ярып булмый шул.- Нельзя сидя колоть дрова.

  • Без ашау өчен яшәмибез, яшәр өчен ашыйбыз. —  Мы живем не для того, чтобы есть, а едим для того, чтобы жить».

  • Рәхәтен күргәч, михнәтен дә күр – любишь кататься, люби и саночки возить.

  • Төсне табакка куймыйлар – с лица воду не пить.

  • Бөркет батырлык хакына түгел тамак хакына корбан эзли.
    Карга булып тугач каргылдарга гына кала.
    Тау биегрәк булган саен ераккарак күз ташлап була.
    Көн күрке – кояш, күңел күрке – уйлар.
    Бөркет куян барда тычкан эзләп маташмый.
    Тау биегрәк булган саен аннан егылып төшү куркынычы да арта.
    Таза агач төрткәнгә генә аумый.
    Юл тузансыз булмас.
    Арысланнар туенганда шакаллар да өлешсез калмый.
    Урманга адашам дип кермиләр.
    Ташкын су ярны җимерә, көнчеллек җанны кимерә.
    Каргылдаганчы сайрау яхшырак.
    Еланга шуышырга, бөркеткә очарга язган.
    Тауны буйсындырмакчы иде дә үргә дә менеп җитә алмады.

    Ташбака адымы белән генә булса да алга баруың хәерле.
    Ат урынына сыер җигеп ерак китеп булмый.
    Сандугач сайрап, кеше сөйләп күңелен бушата.
    Ат җигелеп, кеше бөгелеп эшли.
    Тәртә арасындагы атны тыңлатуы җиңел.

    Эт кебек түзем, ат кебек эшчән булсаң иде.
    Татарга ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле.
    Татарга һәйкәлне канатлы атка атландырып куярга кирәк.

    Дөнья атлы татарны гына таный.
    Кошлар күп булса да сайраганнары сирәк.
    Өнендә куян да тыныч.
    Әтәч быргысыз да яңгыратып кычкыра.
    Сатуга куелган мал түгел – мактама мине.
    Ишәк аңгыра һәм күндәм булганга әзмәвердәй адәмнәрне үз сыртына атландырып йөртә.
    Эт белән мәчене үзара килештерәм дип азаплану – чалбарны баш аша киергә маташуга тиң юләр гамәл.
    Кояш яктысы үтәлмәгән урыннар да бар.
    Бөркет батырлык хакына түгел тамак хакына корбан эзли.

    Күк һәм җир

    Күк йөзе, кояш, ай, йолдызлар


    Авызыңны ач та айны әйт, күзеңне ач та көнне* әйт.
    Ай белән кояш берәр генә була.
    Ай бер тулышканнан соң кире кайтыр.
    Ай гел болыт артында гына тормый.
    Ай — тулгач кителә.
    Ай якты да, җылытмый.
    Ай яктыртканда, йолдыз күренми.
    Айга карап адашсаң, атыңны Тимерказыкка* бәйлә.
    Айны итәк белән каплап булмый.
    Акбүзат йолдыз*, Күкбүзат йолдыз*, Тимерказык бер ялгыз.
    Батып барган кояш туып килгән айга кырын карый, имеш.
    Җидегән йолдыз җиде әйләнә, Тимерказык урынында.
    Җыен йолдыз җыелса да, яктылыгы айдай юк.
    Йолдызны күз бик күрә дә, кул җитми.
    Кая барсаң да, бер кояш.
    Кое төбеннән караучыга күк бәләкәй, энә тишегеннән карау-чыга дөнья бәләкәй.
    Кояш барда йолдыз күренми.
    Кояш бик зур да, аны капларга кечкенә болыт та җитә.
    Кояш кермәгән өйгә врач керер.
    Кояш та тапсыз булмый.
    Кояш югында ай да яктырта.
    Кояш юк — көн юк, көн юк — тереклек юк.
    Кояшка балчык атма, пычрагы үзеңә төшәр.
    Кояшны култыгыңа яшерә алмассың.
    Кояшның кадере баегач сизелә.
    Кызарып чыккан кояшны болыт каплый.
    Күк үзенең яхшылыгын җиргә төшерә.
    Күк җиргә яхшылык яудырса, җир күккә тузан туздыра.
    Күккә төкерсәң, битеңә төшәр.
    Күләгәдә таш та мүкләнә.
    Тулган ай — тураган ит.
    Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.
    Чыкмаган кояшка кызынма.
    Ярканат яратмый дип, кояш чыкмый тормый.
    Яхшыга да бер кояш, яманга да бер кояш.
    Яшь ай кимүдән курыкмас.

    Ай бирде, кояш күпсенде.
    Ай кебек калыкты, кояш кебек балкыды.
    Ай кояш булса, кеше өстенә чыгып карамас иде.
    Ай күргән, кояш алган, җил очырып киткән.
    Айның ундүртенче кичәсе кебек.
    Бер кояшта киндер киптергәннәр.
    Кояш куянга атланган чак.
    Күк бер синең баш турында гына түгел.
    Күккә баксам — күк ерак, җиргә баксам — җир каты.
    Күккә менсәң — аягыңнан тартыр, җиргә керсәң — колагың нан тартыр.
    Күктән көткән, җирдән тапкан.
    Мин карыймын кояшка, кояш карый Кодашка.
    Өстенә кояш чыгармый.

    Җир өсте: ком, балчык, таш, тау, дала һ. б.

    Авыр таш, кузгатсаң, җиңеләя.
    Арттан атылган таш тубыкка тия.
    Ашусыз булса — таудан биз, үткелсез булса — судан биз.
    Баткак бакага килешер.
    Башыңа төшсә, түмгәккә дә сәлам бирерсең.
    Биек тауның башы — якын, төбе ерак күренә.
    Биек тауның түбәсен күр дә төбенә барма.
    Җир астыннан йөргән еланны да сизәләр.
    Җир бастырыгы — тау, тау бастырыгы — таш.
    Җир чокырсыз булмас, урман киексез булмас.
    Җире байның иле бай.
    Җирле — җирендә, җикән — күлендә.
    Искә алмаган түмгәк чана аудара.
    Йөргән таш шомарыр, яткан таш мүкләнер.
    Кара җир астында кара елан да туйган.
    Каты җиргә казык кермәс.
    Коры җирдә чана да шумый.
    Кешегә баз казыма, үзең төшәрсең; казысаң, тирәнрәк ка¬зы — чыга алмассың.
    Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.
    Ком җыелса — чүл була, су җыелса — күл була.
    Кырык ел яңгыр яуса да, мәрмәр ташка су үтмәс.
    Күренгән тау ерак булмас.
    Күренмәс түмгәк ат өркетә. Олы ташны кече таш белән оралар.
    Сазлык җир — җәйләүгә, кыска җеп бәйләүгә ярамый.
    Тау билгесе таш булыр.
    Тау булгач, чокыры булыр.
    Тау нихәтле биек булса да, кичүе булыр.
    Тауга карап, тау булмассың, түмгәккә карап, уба булмассың.
    Тауга менүе кыен, төшүе ансат.
    Тауны тәкә сөзеп җимерә алмый.
    Таш белән атканга аш белән ат.
    Таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла; чүлмәк ташка бәрелсә дә, чүлмәк ватыла.
    Ташны таш белән ваталар, тимерне тимер белән игиләр.
    Ташны ташлыйсы җиңел, күтәрәсе авыр.
    Тишекле таш җирдә ятмас.
    Тын сазда корт күп була.
    Урал таудай тау булмас, Урал аша су булмас.
    Уралның бер ташы тимер, бер ташы алтын.
    Ышанган тауда киек юк.
    Чокырны икене казы, үзеңә дигәнен — тирәнрәк.
    Ялгыз таш — кала булмас.
    Япанга чыксаң, япанча ал.
    Яткан таш астыннан су да акмый.

    Аңа әйткәнче бер ташка әйтсәң, таш җанланыр иде.
    Җиде кат җир астына керсә дә эзләп табар.
    Җир безне басканчы, без җиргә басып калыйк.
    Канатлы очып җитмәс җир, кайгаклы* җитеп басмас җир.
    Комнан аркан ишү. Куеныңда таш саклау.
    Муенга тагылган таш булдың.
    Ослан тавы күренә.
    Тузандайны тубалдай итү.
    Тауга каршы сикерү.
    Тауны талкан итү.
    Таш астында көн күрер.
    Таш астыннан чыккан.
    Таш өстендә таш калмау.
    Ташка тамга салган.
    Тәбәнәк булса да, тавым бар.
    Төтен тавы тоттыру.

    Казылма байлыклар, аларны үзләштерү

    Алмазны алмаз белән кисәләр.
    Алмазны балчык арасына ташласаң да, алмаз булыр.
    Алтын саз төбендә дә ялтырый.
    Алтын туфракка аралаш чыгар.
    Алтын чермәс, тимер тузмас.
    Алтынны коя белмәгән эретер, тирене или белмәгән черетер.
    Алтынчының бер органы — тимерченең мең органы.
    Асыл таш зур булмас.
    Бакыр зур булса да, комган төбе ямыйлар, алтын кечкенә булса да, күкрәккә кадыйлар.
    Бакырны никадәр юсаң да, алтын булмас.
    Бармаган җирдә бакыр бар, күрмәгән җирдә көмеш бар, алмаган җирдә алтын бар.
    Бриллиант кара таштан чыгар*.
    Булат булатны тишми.
    Ватык гәрәбәдән туфрак яхшы.
    Гәүһәр кечкенә булса да, бәясе зур.
    Дәрья төбендәге энҗедән тау башындагы таш артык.
    Җәүһәр кадерен җәүһәрче белер.
    Иске тимерне сакласаң, алтын булыр.
    Калайны күпме шомартсаң да, көмеш булмас.
    Калын сандал чүкечтән курыкмас.
    Кара алтын — җир мае, аның белән ил байый.
    Кургашны көмеш дигәннәр, эрегән дә төшкән.
    Күк тимер кайрау белән алмаз булмас*.
    Тимер булса, алтын да табыла.
    Тимере бар тилмермәс, каены бар кайгырмас.
    Тимерне кызуында сук, балыкны уйнаганда тот.
    Тимерче кулында тимер балавыз кебек эрер.
    Тимерче тимерне бөксә дә ирке, сукса да ирке.
    Тимерчегә күмерче юлдаш.
    Ышкылмыйча асылташ та ялтырамый.
    Энҗене эт муенына такмыйлар.
    Энҗенең эт муенында кадере юк.
    Эшләгән тимер ялт итәр, эшләмәгәнен тут басар.

    Алтын эчендә йөзү.
    Коеп куйган кургашын.
    Типсә тимер өзәрлек, басса бакыр өзәрлек.
    Чүкеч белән сандал арасы.
    Эш күп — күмер аз, оста күп — тимер аз.

    Сулар: чишмә, кое, елга, күл, диңгез һ. б.

    Агыйделнең аръягында — бер энәгә бер сыер, барып карасаң — чүп тә юк.
    Агымга каршы йөзеп булмый.
    Аккан су кире кайтмас.
    Аккан суга монтар* юк.
    Аулак күлгә бака хуҗа.
    Ашыккан су диңгезгә җитмәс.
    Бата торган — еланга да тотына.
    Батсаң, таза суга бат.
    Бер су белән генә торып булса, балык кармакка капмас иде.
    Бер тамчыдан диңгез булмый.
    Бик шәп аккан чишмәнең башы якын була, имеш.
    Болганган су тирән күренер.
    Болганчык суда балык тотарга яхшы.
    Бәкедән күпме бу чыкса да, казан булмас.
    Дәрьядагы балык сатылмас.
    Диңгез янында кое казымыйлар.
    Диңгездә су кыйбат.
    Диңгезне шырпы белән болгатып булмый.
    Диңгезнең дә чиге бар, елганың да яры бар.
    Елга күпме боргаланса да, диңгезгә төшәр.
    Елганың башы комлы булса, тамагы да комлы була.
    Ерактагы су белән сусын канмый*.
    Идел кичмичә аягыңны киптермә.
    Идел күрми итек чишмиләр.
    Ишегалдыннан аккан суның кадере юк.
    Кайда су чыкса, коены шунда казыйлар.
    Кечкенә елга ташыса, кичү бирмәс.
    Кешегә кое казысаң, үзең буе казы.
    Килегә салып су төймиләр.
    Коега таш ташлау җиңел, алуы авыр.
    Коега төкермә, кайтып су эчәрсең.
    Күл булса, бака борынын тыгар.
    Күл тамчыдан җыела.
    Күл тирән булган саен балыгы күп.
    Күл шайтансыз булмый.
    Нократның* бер ташы көмеш, берсе бакыр.
    Сай елга шалтырап ага, тирән елга — тавышсыз.
    Су башыннан болгана.
    Су чокыр җиргә җыелыр.
    Су язып май төшмәс.
    Су һәр нәрсәне агарта, йөз карасын агарта алмый.
    Суга баткан — саламга ябышкан.
    Суда балык адашмас.
    Суда көймә эзе беленми.
    Суны ут алмас, алтынны тут алмас.
    Суның кадере чишмә корыгач беленә.
    Сусыз җиргә йорт корма, утсыз* җиргә ил корма.
    Ташкыны кайтса да, юшкыны калыр.
    Ташыган диңгез дә кайта.
    Тонык күлдә корт була, корт булмаса, чурт була.
    Черек бау белән коега төшмә. Чулманны* чуманга утырып кичмиләр.
    Эчмәм дигән коедан өч әйләнеп су эчәрсең. Эчмәс җирдә су бар, якмас җирдә ут бар.
    Яхшы суны ерак түкмиләр.

    Аның күле тирән.
    Араларыннан су да үтми.
    Аңа диңгез тубыктан.
    Баскан эздән су чыгара.
    Бер кашык су белән йотарлык.
    Диңгездән чыктым, коега баттым.
    Идел күреп сусыз үлгән.
    Идел чыкканчы балтасын бирә, Идел чыккач сабын да тот тырмый.
    Ике тамчы су кебек.
    Салкын су белән майлау.
    Су күрмичә чабуын күтәргән.

    Үсемлекләр
    Үлән, гөмбә, гөл, чәчәк һ. б. Печән эше
    Ак алабута — ачлык елның бодае.
    Аксыргак бар җирдә ат үлмәс.
    Актамыр атка булган үчен сабаннан алыр.
    Алабута орлыгы булганчы, солының саламы бул.
    Әрекмәнем: кызу капса — яулыгым, баш авыртса — саулыгым.
    Әрем төбенә гөл үсмәс.
    Бер чәчкә яланны матурламый.
    Бер үк чәчәктән корт — бал җыя, елан — агу җыя.
    Берәү печәнне чалгы белән чаба, берәү дуга белән чаба.
    Вакытсыз ачылган гөл тиз сулар.
    Гөл булса, гөлгә куан, гөле булмаса, бөресенә куан.
    Гөл төбенә кычыткан үсми.
    Гөлен яраткач, чәнечкесен дә ярат.
    Гөмбә яңгырдан туймас.
    Елына бер балтырган ашамаган кешенең эче кортлар, имеш.
    Камыш, суда утырса да, бар үләннән элек корый.
    Камышны үз күлеңнән ал.
    Корыган камыш ерактан тавыш бирер.
    Кылган башы юкка кымшанмый.
    Кырмавык үзенә тигән һәркемгә ябыша.
    Көчләп ачкан чәчәкнең исе булмас.
    Күбәдән- чүмәлә, чүмәләдән — кибән.
    Матур гөл чәнечкеле була.
    Матур чәчәкне кырау тиз ала.
    Олы юлга үлән үсми.
    Печән чабып җыелмый, тарап җыела.
    Сарана төбендә суган ятыр.
    Сары мәтрүшкә алтмыш төрле авырудан, көрән мәтрүшкә җитмеш төрле авырудан дәва.
    Сырланның үзен өзсәң дә, тамыры кала.
    Сәнәге кыйбат түгел, җәпләкәсе кыйбат.
    Тигәнәк арасына кермәгәнгә тигәнәк иярми.
    Тигәнәк арасында үскән чәчәктән саклан.
    Тигәнәк булып аякка кадалганчы, гөл булып якага кадал.
    Тигәнәк чәчеп бодай ура алмассың.
    Тик торганнан чыкан чакмый.
    Умырзая, яфрагыннан алда, чәчәген күрсәтер.
    Үлән башыннан корыр.
    Үсәсе чәчәк таптауда да үсә.
    Һәр гөл үз сабагында чәчәк ата.
    Һәр гөлнең үз исе бар.
    Чабучылар начар булса, печән аз чыга.
    Чалгы тавышы чыга башласа, яңгыр ява башлый, ди.
    Чәчәкле гөл кадерле була.
    Чәчәк булган җирдә бал була.
    Чүмәлә көеңә кибәнгә үрелмә.
    Чүп җыйсаң — чүмәлә, чүмәлә җыйсаң — богыл.
    Шайтан таягына кырау тими.
    Эргәзембай — яз күрке.
    Эт эчәгесенең очы-башы булмас.
    Яшь үләндә арык мал да уйнаклый. Яңа чалгы каты чаба.
    Абага чәчәк атканда.
    Баскан җиреңә үлән бетте.
    Гөмбә белән шалканны аера алмау.
    Ку үләнгә үрт салу.
    Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган.
    Сәнәк белән көрәкне аера алмау. Сәнәк-көрәк кулдан китте. Сәнәктән көрәк булган.
    Тилебәрән орлыгы ашаган.
    Урак белән печән чабу.
    Эскерттән ишек эзләү.
    Әрем белән тәрем булып яшиләр.
    Үлән арасыннан ут йөртмәк. Үләннән ашак, судан тонык.
    Һәммәсе дә бердәй, бакчадагы гөлдәй.

    Агач
    Авам-авам дигән агач йөз яши.
    Агач аеры үссә дә тамыры бер.
    Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар.
    Агач нинди генә биек булса да, тамыры җирдә булыр.
    Агач урманнан ерак үссә дә, шунда таба сыгыла.
    Агач утырткан ага булган.
    Агач хәтта үзен кисүчегә дә күләгә бирә.
    Агач яшь вакытында яхшы бөгелер.
    Агач үз ихтыяры белән урманын ташламый.
    Агач үз урынына егыла, таш бик ерак тәгәри.
    Агачны яшьлектә бөк.
    Агачны үстерергә илле ел, кисәргә биш минут кирәк.
    Агачның аскы ботаклары өскеләрен күтәрешә.
    Агачның башын киссәң төбе калыр.
    Агачның корты эченнән булыр.
    Агачның тамырына балта чабып, яфрагы белән дус булма.
    Агачның яфрагы төбенә төшә.
    Агачтан яфрак төшми тормый.
    Асылсаң асыл асыл агачка, егылсаң егыл мамык түшәккә.
    Бер агачның шаулавы илгә яңгыр яудырмас.
    Бер агачта ике кайры булмас.
    Бер шыгырдаган агач гомер буе шыгырдый.
    Ботаксыз агачның күрке юк.
    Иелгән агачка үрмәләү җиңел.
    Йомшак агачны корт басар.
    Карт агач үзеннән-үзе корыр.
    Каты агач шарт сынар, черегән агач кырык ел чыдар.
    Корт баскан черек ботакны кисеп ташлыйлар.
    Кыеш агачның ботагы туры булмас.
    Кыйшык агач төзне бозар.
    Кәкре үсеп картайган агачны төз итеп булмый.
    Күмәк агач давылдан курыкмас.
    Тамыры ерак агачның гомере озак.
    Тотынган агачыңның тамыры нык булсын.
    Туры агачның күләгәсе дә туры була.
    Хур күргән агачың гүр өстеңә күләгә булыр.
    Чүлгә кое казыган — бер саваплы, сазга күпер салган — ике саваплы, юлга агач утырткан — өч саваплы.
    Шыгырдавыклы агач озак чыдар, шыгырдамаган тиз сынар.
    Шәрә агачтан ышык көтмә.
    Ялгыз агач урман булмас, ялгыз кирпеч курган булмас.
    Ялгыз агач җилдә тиз сына.
    Ялгыз агачны җил борган, күмәк агач җилне борган.
    Яман агачка асылынганчы, яхшы агач үзеңне бассын.

    Агач арасыннан урман күрмәгән.
    Агачтан сандугач кына ясамый.
    Ике агач арасында адашу.
    Яфрак астына керү.

    Агач төрләре
    Бер каенның күләгәсе бөтен илне капламас.
    Бәрмәчлектән йөзем булмас.
    Имән агач — каты агач, каен агач — чырагач.
    Имән агачының иелгәне — сынганы.
    Имән бик каты агач та, аның да яфрагы саргая.
    Имән күмере исле булыр.
    Имән чикләвеге алмагач төбенә тәгәрәми.
    Каен агач тал булмас, каен суы бал булмас.
    Каен тузына масаер, имән үзенә масаер.
    Каены бар кайгырмас, тимере бар тилмермәс.
    Карагайның көле күп, имәннең күмере күп.
    Карама агачы — каршы агач.
    Карышып үскән караманы турайталмассың.
    Кечкенә имәндә ботак күп була.
    Корыган тирәк су янында да яшәрмәс.
    Куба тал шарт сынар, сары тал йөгенеп калыр.
    Нарат — башыннан, имән — төбеннән корый.
    Нарат төз карап үсәр, өянке өя ләп үсәр.
    Озын тирәкнең күләгәсе төбенә төшмәс.
    Тал ком ярата, усак дым ярата.
    Тик торган караулы тирәккә тимиләр.
    Тирәк, ни юан булса да, пычкыдан котылмас.
    Тирәкнең, тамыры черемичә, яфрагы саргаймый.
    Тубылгы агач зур булмас, тубылгыдан өй булмас.
    Чатлы-ботлы — карама булыр, шарт-шорт янган — у булыр.
    Чикләвек агачы эчтән чери.
    Чикләвек җыйганда җиләккә бармыйлар.
    Юкәнең чәчәге — бал, кабыгы — юкә, череге — дару, агачы — сөян.
    Ялгыз каенга кош кунмас.
    Яшь каенга терәлеп, карт каен кырык ел яшәгән.
    Ватылмый торган чикләвек.
    Ике тирәк бер төптә, ике төймә бер җептә.
    Карама көленә утырту.
    Кеше чикләвек җыярга барганда, ул җиләк җыярга б«|
    Кәкре каенга терәтү.
    Тузга язмаганны сөйли.
    Чикләвегемнең төше юк, сезнең кебек кеше юк.
    Юкә агачка атландыру. Юкәдә икән чикләвек.

    Җиләк-җимеш агачлары
    Агач, җимеше күп булган саен, ныграк иелер.
    Агачны кем утыртса, җимеш шуныкы.
    Агачта җимеш арткан саен, ботагы күтәрелми.
    Агачы кыек булса да, алмасы тәмле була.
    Аланда үскән балан әче була.
    Алма агачыннан ерак төшми.
    Алма ничек пешкән — эргәсенә шулай коелып төшкән.
    Алма теләсәң, агачыннан күз алма.
    Алмалары булмаса, алмагач гаепле түгел.
    Алманы үстерү кыен, черетү ансат.
    Алманың асылын аю ашый, чикләвекнең төшен корт ашый.
    Алманың кызылына алданма.
    Алмасын ашарсың — агачын кисмә.
    Аяз елны алма күп, явым елны гөмбә күп.
    Балан бал белән тәмле, бал балансыз да тәмле.
    Бер агач ике төрле җимеш бирмәс.
    Бер черек алма бөтен йөкне черетә.
    Буласы җимеш чәчәгеннән билгеле.
    Җиләк бердән җыйнала.
    Җимеш ашыйсың килсә, чәчәген өзмә.
    Җимешен аша, бакчасын сорама.
    Җимешле агач зур булмый.
    Җимешнең асылын эт ашый.
    Җимешсез агачка таш атмыйлар.
    Кызыл алманың эче кортлы булучан.
    Кулың җиткән ботакның алмасын өз.
    Миләш дигән җимеш авыздан — су, күздән яшь китерер, имеш.
    Өлгергән өрек сабагында тормый.
    Сау алма саптан төшми.
    Сусыз агачта сусыл җимеш пешмәс.
    Тиз пешкән җимеш тиз чери.
    Нәр җимешнең үз корты бар.
    Чәчәк күрсәтмәгән агачтан җимеш көтелмәс.
    Шомырт чәчәк аткан вакытта кызлар җилкенә, балан чәчәк аткан вакытта балык сикерә.
    Яфракка карап, алма санама.

    Алма пеш, авызыма төш.
    Алмалары суга туенган.
    Аңа бит алма — шалкан, ком — талкан.
    Кеше бакчасына таш ату.
    Кипкән җимеш күк куырылган.
    Миләш диеп капкан идем, балан булып чыкты бу.
    Пешмәгән җимештән катмаган как.
    Яңа җимеш, иске авыз.

    Урман
    Бер агачтан унау үскән, ун агачтан урман үскән.
    Кәкре агачсыз урман булмас.
    Урман авызы тар булыр.
    Урман артындагы күренә, борын астындагы күренми.
    Урман бүресез, тау куянсыз булмас.
    Урман — колак, кыр — күз.
    Урманга кер, ботакка кадалма.
    Урманга кергәнче чыгар юлыңны кара.
    Урманга утын ташылмый, коега су салынмый.
    Урманда агач күп, сайлый башласаң яраклысы юк.
    Берсе урманга, берсе тугайга киткән.
    Урман чытырман, качсам тоттырмам.
    Урманда урынсыз, кырда койрыксыз.
    Урманы үсмәгән, агачы кисмәгән.

    Һава торышы: җылы-суык, җил-давыл, явым-төшем һ. б.
    Артка калган болыт яумый үтәр.
    Ачлыкка түзеп була, суыкка — юк.
    Аяз-аяз көннәрдә җиләк җыяр аппагым, болыт-болыт көннәрдә урак урыр аппагым.
    Аяз көннең яшененнән курык.
    Батканга яңгыр куркыныч түгел.
    Бер болыттан боз да явар, кар да, яңгыр да явар.
    Болытсыз яңгыр булмас.
    Вак яңгыр чылата.
    Давыл алды тын була.
    Давыллы болытның явымы аз.
    Дәрьяга яңгыр яуганнан ни файда.
    Җил алдан булса — битең туңдырыр, арттан булса — туның туздырыр.
    Җил исми яфрак селкенми.
    Җил кай якка иссә, камыш шул якка борылыр.
    Җил чәчсәң, давыл урырсың.
    Җил җелеккә үтәр.
    Җил җилләми, томан ачылмый.
    Җилгә каршы төкермә, битеңә төшәр.
    Җилгә сәнәк белән каршы тормыйлар.
    Җилдән килгән, җилгә киткән.
    Җиле булгач, бураны булыр.
    Җилне төтен кумый, җил төтенне куа.
    Җилнең эше суырмак, утның эше куырмак.
    Җылы сөяк сындырмый, салкын җанны тындырмый.
    Иртәнге яңгыр төшкә хәтле.
    Кар астыннан карга тизәге дә табылмас.
    Кар башын кар ашый.
    Кар матур да, аякны туңдыра.
    Кар яуганда салкын булмый, кар киткәндә суыта.
    Кара суык кардан яман.
    Кара җиргә кар яуса, карны күрү бер зәвык; кара җирдән кар китсә, җирне күрү бер зәвык.
    Кардан гөмбә эзләмә.
    Карның базга салганы да бетә.
    Кары калын кышның үләне калын булыр.
    Кары эресә дә, бозы кала.
    Каты давыл тиз туктар.
    Килмәгән болыт, яумаган яңгырга чиләк тотмыйлар.
    Кызуы да пешерә, суыгы да пешерә.
    Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма.
    Күк күкрәмичә «алла» димиләр.
    Күкрәгән болытның явымы аз.
    » Ләйсән — рәхмәт яңгыры.
    Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә, имеш.
    Суык белән эт — сәләмәгә үч.
    Суык төлке тунлы кешегә сәлам бирә, ертык тунлы кешенең куенына керә, имеш.
    Тама-тама күл булыр, тузан-тузан тау булыр.
    Тамчы кечкенә генә — таш тишә.
    Тамчы тамса да, диңгезгә су файда. Тамчыдан качкан явымга юлыгыр. Тамчысыз диңгез булмый. Томан төшә — җимешләр пешә.
    Узган болытны тотып булмый.
    Хәерсез болыт диңгезгә явар.
    Чык суы матур булса да, сусын кандыра алмассың.
    Шаулы яңгыр тиз үтәр.
    Шәп яуган яңгыр җиргә сеңми.
    Явым теләсәң, давылына да чыда.
    Ярыктан кергән җил усал була.
    Яумасаң да, күкрә.
    Яшен яшьнәгәндә зур агачка сыенма.
    Яшене хәтәр булса да үтәр, артыннан күкрәве яман.
    Яңгыр көтсәң, кар явар.
    Яңгыр яуганда чиләгеңне тотып кал.
    Яңгыр үткәч, артыннан ябынча белән йөгермиләр.
    Яңгырга чыланган тамчыдан курыкмас.
    Яңгырда чапсаң, корыда печән җыярсың.
    Яңгырдан качып, дәрьяга төшкән.
    Яңгырдан соң тузан да басыла.
    Яңгыры булсын димә, шифасы булсын диген.

    Араларыннан җил дә үтми.
    Аяз көндә яшен сугар.
    Аяз көнне бар, болытлы көнне юк.
    Аҗаган кайнаган урын.
    Бер караганда ал да гөл, бер караганда җил-давыл.
    Җил белән симертү.
    Җил искән якка аву.
    Җил кайсы яктан исә, ул да шул яктан кисә.
    Җил ягына салам кыстыру.
    Җил-яңгыр тидермәү.
    Җилгә җиленләп, бозга бозаулап.
    Кара болыт булып йөрү.
    Кызыл кар яуганда.
    Көн явым — ят та юрганың ябын.
    Миңа дисә: ни эссе түгел, ни суык түгел.
    Салкынга өшетми, кайнарга пешерми.
    Сафура бураннары кубару.
    Сиңа җил дә юк, яңгыр да юк.
    Төкерек җиргә төшмәслек салкын.
    Чыландык та киптердек, яңгыр безне нишләтсен.
    Яумаган яңгырга балаган кору.

    Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:37

    Понравилась статья? Поделить с друзьями:
  • Кличко цитаты хорошо что сегодня пятница
  • С днем рождения женщине красивые слова своими воспитателю
  • Пословица не верь чужому
  • Цитаты о календаре и датах
  • Пословицы известные русские по темам